ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Питрәч үзәк район хастаханәсе» ДАССОның баш табиб вазыйфасына Ренат Илгиз улы Уткельбаев билгеләнде

Чистайда моношәһәрләрне үстерү Фонды консультанты  Игорь Копосов булды.

2017 елның 20 мартында  Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләренең норма чыгару эшчәнлеген, муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына хокукый һәм коррупциягә каршы экспертизаны гамәлгә ашыручы хезмәткәрләре өчен “Муниципаль берәмлекләрдә норма чыгару эшчәнлеге һәм алар тарафыннан чыгарылган норматив хокукый актларга экспертиза” темасына белем бирү семинары узды.

Ремонтка кадәр монда булган ( травматологиядән башка) хәзер бөтен шул ук бүлекләр Казан медицина университетының клиникасына бәйләнеше бар. Ул – аның хирургия корпусы. Шундый карар ремонт эшләре барышында – 2015 елның 31 октябрендә кабул ителде.

2017 елның 25 апрелендә Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы Бакчачылар берлеге конференциясе булачак.

20 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстанның яшелчә кластерын үстерү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Чараны Русия Федерациясе гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков үткәргән. Чарада Ачык хөкүмәт сораулары буенча РФ министры Михаил Абызов, РФ Хөкүмәт Аппаратының, РФ Хөкүмәте карамагындагы Аналитика үзәгенең, РФ Хәкүмәте карамагындагы Эксперт советының, “Форум” аналитика үзәгенең, сәяси партияләрнең вәкилләре, эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча РФ Президенты карамагындагы вәкиле, башкарма хакимиятенең федераль органнарының җитәкчеләре, шулай да прокуратура органнарының җитәкчеләре һәм иҗтимагый оешмаларның вәкилләре катнашкан. Катнашучылар ачык рәвештә Русия ГТХМ күзәтү эшенең нәтиҗәләре турында сөйләшкән.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иранның туризм энҗесе – Мәшһәд шәһәрендәге имам Реза мавзолеенда булды. 

Имам Реза мавзолее – Мәшһәд шәһәрендә архитектура комплексы, Ирандагы туризм һәм хаҗ кылу үзәге. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, көн саен монда 15-20 млн. кеше килә.

Комплексны карау барышында Татарстан Президенты тарихи китапханәдә булды, анда 90 меңләп кулъязма китап саклана. Шулардан 20 меңе – кулъязма Коръәннәрнең кыйммәтле нөсхәләре, иң борынгысы Ислам барлыкка килү мизгелененнән беренче гасырга туры килә. Моннан тыш, китапханәдә тарихи реликвияләрне бай җыентыклары тупланган, шулар арасында татар халкы тарихи чыганаклары да бар. 

Буа муниципаль районында республиканың авыл җирлекләре Советлары биналарын капиталь ремонт программасы кысаларында Яңа чәчкап авыл җирлеге Башкарма комитетының бинасын капиталь ремонттан соң ачу тантанасы булды.

21 апрельдә Казан дәүләт медицина академиясе җирлегендә «ТР ССМ РКОД» ДАССО терапевтик хезмәтенең 20-еллыгына багышланган  «Онкологиядә терапевтик мәсьәләләр » дигән Республика фәнни-гамәли конференция булачак. Конференция ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика клиник онкология диспансерының эшендә терапевтик хезмәтнең роленә, хәзерге заман этабында онкологик авыруларны диагностикалау һәм дәвалауның перспективалары мәсьәләләренә багышланган. Конференциядә ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры бүлекләренең,  Казан дәүләт медицина университетының, Казан дәүләт медицина академиясенең, ААҖ РТЮ Казан станциясендә Бүлендек клиник хастаханәсе ДБССОның, ТР Регионара клиник-диагностик үзәгенең хезмәткәрләре докладлар белән чыгачаклар. Конференциядә катнашуга табиблар-терапевтлар чакырылалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International