ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Балалар .Г.Тукайның шигырьләренә рәсемнәр ясадылар.Рәсем конкурсында Ямбулат башлангыч мәктәбе укучысы Брасалин Рамил җиңүче булды.Ул Г.Тукайның "Эш беткәч ,уйнарга ярый" әсәренә рәсем ясаган иде.

Әлмәт районында дәвам авыл җирлекләре  арасында  концертлар дәвам итә. Алар 29 нчы мартта старт алды. Планга кертелгән 87 конөерттан 44 конөерт программасы узды. 

Олы көн бәйрәме

Шуны искә алып 1994 елның 22нче апреленнән алып бу көн - Бөтендөнья Җир көне дип исәпләнә.Т абигатькә гуманлы мөнәсәбәт, тереклек өчен җаваплылык хисе тәрбияләү; табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерү масатыннан Айдар авылы мәдәният йорты мөдире һәм авыл китапханәче идиясе белән Җир көне уңаеннан  әзерләнгән листовкалар таратылды.    
Листовканың эчтәлегендә- "  Табигатьне күз карасы кебек сакларга кирәк!"- дигән сүзләр тагын бер мәртәбә җир анабызга мәрхәмәтле булырга кирәклекне искәртә!

Сарман үзәк балалар китапханәсе язгы мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында үткән «В библиотеку – с родителями» исемле акциягә кушылды. Акция кысаларында «Семью сплотить поможет мудрость книг» исемле китап күргәзмәсе эшләде һәм әти –әниләр өчен «Прочитайте книжки дочке и сынишке» исемле әңгәмә үткәрелде. Балалар үзара бик теләп аралаштылар, үзләренең яраткан китаплары турында, әкият геройлары турында сөйләделәр, шулай ук китапханәгә кайткан яңа китаплар белән дә таныштылар. Әти – әниләр һәм китапханәчеләр балаларга тәрбия бирү, китапка мәхәббәт уяту турында фикер алышты. Әти – әниләргә сәламәт, акыллы һәм тәрбияле балалар үстерү өчен китап, җурналлар тәкъдим ителде.

Мәдәният йорты территориясендәге чүпләрне җыеп, калган карларны тараттылар.

15  апрель көнне Кайбыч районы  “Ак җилкән” татар халык театры коллективы  “Идел-Йорт” XVII  төбәкара театр  коллективлары фестиваленең  Буа зона турында Л.Лероның “Бәхетә биш минут кала” мелодрамасы белән катнашт

Кояш карау белән кар астыннан “эшләр” чыгып кына тора. Баландыш авылы мәдәният йортында даими рәвештә өмәләр оештырабыз. 22 апрель көнне мәдәният хезмәткәрләре Низамова С., Назипова М. һәм Гасимова Р.-ләр тарафыннан мәдәният йорты бакчасындагы карларны тарату, кардан арынган җирләрне тырмалап себерү кебек эшләр эшләнде.

“Дуслык” фольклор ансамбле Иске Гришкин авылында


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International