ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

24 апрель конне “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы сугыш һәм тыл ветераннары район башлыгы Хөснуллин Ф.М. белән очраштылар. Татарстан президентының Рәхмәт хатын һәм бүләкләрен район башлыгы үзе тапшырды.

Бүген Яшел Үзән муниципаль районының территориясендә урман янгынын сүндерү һәм гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗләрен бетерү буенча махсус тактика укулары үткән. Укуларда урман хуҗалыгының директорлары, җитәкчеләр – урманчылар, республика ГТХМ хезмәткәрләре катнашкан. Урман янгыны үсүнең барлыгы дүрт хәле эшкәртелгән. Укуларда янгынга каршы хезмәтнең, урман хуҗалыгының һәм башка хезмәтләрнең барлыгы 24 төп һәм махсус техника берәмлеге һәм 62 кешесе эшләтелгән.

24 апрель конне “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы сугыш һәм тыл ветераннары район башлыгы Хөснуллин Ф.М. белән очраштылар. Татарстан президентының Рәхмәт хатын һәм бүләкләрен район башлыгы үзе тапшырды.

 Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров  Бай-Бүләк авылында гомер кичерүче Хабибуллина Вәзира Мөслисулла кызын   90 яшьлек юбилее белән котлады.

 

Гражданлык позициясен, мәрхәмәтлекне җәмгыятьтә таныту һәм яңа идеяләрне, социаль проблемаларны хәл итүнең  мөһим ресурсын формалаштыру максатыннан , гражданлык активлыгын күтәрүгә, 17 апрельдән 25 апрельгә кадәр Татарстан Республикасында "Язгы игелек атнасы" игелекле эшләр эстафетасы "МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" акциясе старт алды. Шул уңайдан Айдар мәдәният йортының методик бүлмәсендә авыл китапханәсе белән берлектә “Коммуналь түләүләрне-өйдән”- дип аталган күргәзмә куелды. Әлеге күргәзмә аша авыл гражданнарына, әти-әниләр игътибарына электрон түләүләрне өйрәнү  һәм түләү максатыннан куелды.

24 апрельдә «Татарстан-24» каналына «Әлмәт ТВ» да кушылды. Әлеге уңайдан «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин, район башлыгы Айрат Хәйруллин катнашында республика каналын Әлмәттә тәкъдир иттеләр. 

 

                                                        


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International