ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Россия  венчур форумы программасы кысасында Татарстан Республикасына регионнар вәкилләре – Россия инновацион регионнары  Ассоциациясе әгъзалары килде.

 

Бүген «Студенческая» 4нче номерлы шәһәр сырхауханәсендә профилактик прививкаларның Милли календаре буенча фәнни-популяр лекцияләрнең циклы, хезмәткәрләрнең балалары арасында «Прививкалар турында мин нәрсә беләм?» дигән рәсемнәр конкурсы башландылар, шулай ук югары уку йортлары студентларын планлы вакцинацияләү дәвам ителде. Чаралар Иммунизацияләүнең Европа атнасы чикләрендә «Вакциналар нәтиҗә китерәләр» девизы астында уздырылалар. «Студенческая» сырхауханәсенең пациентлары «Вакцинопрофилактиканың кирәклеге һәм мөһимлеге» темасы буенча лекцион материалы белән таныштылар. Сырхауханә табиблары (эпидемиолог һәм йогышлы авырулар табибы) гриппка каршы үз вакытында сезон вакцинацияләүнең, В гепатитына, дифтериягә,  кызамыкка, кызылчага каршы планлы вакцинацияләүнең кирәклеге турында аңлаттылар. Студентлар вакцинопрофилактика буенча тулы мәгълүматлар алдылар. Иммунизацияләү атнасын үткәрү чикләрендә 300 кешегә прививка ясалды.

Ел саен 15-нән 25-нче апрельгә кадәр «Шәфкатьлелек атнасы» дип аталган ирекле акция үтә.

Язгы мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында район китапханәсендә, укырга теләп тә китапка килергә мөмкинчелекләре булмаган укучыларыбызның өйләренә китап илтеп бирү белән башланып китте. Китап бирү бүлегендә “Китап белән дөнья яктырак” китап күргәзмәсе эшләде. Олы яшьтәге китап укучыларыбызга түләүле китаплар бушка бирелде.

Чирмешән районы рус милли-мәдәни оешмасы Пасха атнасында төрле чаралар оештырды. Алар чирмешәнлеләр өчен зур вакыйга булды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында  27 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советының чираттагы утырышы булды.

 

Бүген Россия венчур форумы кысасында инновацияләргә ярдәм Фонды генераль директоры киңәшчесе  Иван Бортник һәм Статс-секретарь - Россия Федерациясе икътисади үсеш министры урынбасары  Олег Фомичев Казанның Халыкара мәктәбендә булды. Кунакларны  Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов озатып йөрде.

 

Татарстан Мәдәният министрлыгының “Йөрәктән - йөрәккә” акциясе кысаларында, республиканың иҗат коллективлары хәйрия концертларын дәвам итә.

Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол калган хатыннарына бүләкләр.

29 апрель көнне “Ленин урамы, 129” адресы буенча, “Воздвиженский” агропромпарк территориясендә (Райпо базасы, элеккеге йомырка базасында) авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтәчәк

Чирмешән районы Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Республикасы Президентының бүләкләрен тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International