ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2017 ел
шимбә

Районыбыздагы барлык Мәдәният йортлары өч ай дәвамында фестивальгә әзерлек белән яшәделәр. 36 коллективны «иләктән иләгәннән» соң иң матур чыгыш ясаучылар финалга уздылар.

Район башлыгы Валерий Макаров Евразия Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының VIII Халыкара конференциясендә катнашып кайтты.

Бүген республикада  «Агач утырту көне» табигатьне саклау традицион акциясе узды.  Татарстан Республикасы Икьтисад министрлыгы хезмәткәрләре анда  Зур Дәрвишләр торак массивы янында «Шәһәр чите урманчылыгы» Дәүләт казна учреҗдениесе Биектау участок урманчылыгы урман фондында куаклар утыртып актив катнашты. Бу көнне   Татарстанда үз агачын һәр теләүче утырта алды. Моның өчен бөтен кирәкле шартлар тудырылды.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республикада тәүге тапкыр «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт телләрендә иң яхшы укыту тәҗрибәсе» бәйгесен игълан иткән иде. Анда республиканың 75 белем бирү учреждениесе катнашты. Узган атнада җиңүчеләрне игълан иттеләр. Грантка республиканың ун мәктәбе лаек булды. Алар арасында районыбызның Кадыбаш урта мәктәбе дә бар. Бер миллион сумга сертификатны директор Фәния Рәшитовага Казанда тантаналы шартларда республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тапшырды. Котлыйбыз! 

Районда һәм шәһәрдә экологик өмәләр дәвам итә. Көн саен диярлек оешмалар һәм предпиятиеләр үзләренә беркетелгән территорияләрне җыештыралар.

Бөтенесе, хәтта эш сәгатьләре, хезмәт хаклары түләү дә җайга салынган

 дәүләт хезмәтен ташлап үз эшеңне башлап җибәрү зур тәвәккәллек, батырлык сорый. Чөнки  бизнес белән шөгыльләнүчене беркая да кочак җәеп көтмиләр, мактап күккә чөймиләр, ярдәм итәргә ашыкмыйлар. Яңа заманның бизнесменнары һәм бизнесвуменнары сикәлтәле бу юлда бары үзләренә генә ышана ала.

29 апрель көнне Лениногорск шәһәре Язылышу сарае бинасы алдында шәһәребез һәм районыбыз өчен иң популяр булган "Лениногорские вести" һәм "Заман сулышы" газетеларына язылу башланды. Ул бәйрәм атмосферасы - шарлар, күрсәтмәләр һәм кунакларның шат йөзләре белән уратып алынган иде. Лениногорск халкына төрле ташлама һәм бонуслар белән яраткан газеталарына язылу мөмкинлеге бирелде. ГХАТ бүлеге белгечләре дә язылуда бик актив катнашты.

2017 елның 29 апрелендә Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре экологик субботникта катнашты. Алар бүлеккә беркетелгән территорияне җыештырды. Мондый эш даими рәвештә үткәрелә. Һәрберебез матур, чиста җирлектә яшисебез килә, ә моның өчен барыбыз да үз көчен куярга тиеш, шул вакытта гына тирә-юнебез чисталыкта яшәячәк.

Чистайлыларны бәйрәм чараларына чакырабыз

Чистайлылар "Ел хәйриячесе" чарасында катнаша


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International