ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2017 ел
шимбә

«Татарстан Республикасы дәүләт заказы,  инвестиция эшчәнлеге һәм регионара элемтә агентлыгы » ДУП (алда– Агентлык, АГЗ ТР) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1997 елның 29 апрелендәге 359нчы карарына ярашлы оештырылган.

 

Чистайда имән агачлары утырттылар

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе 2017 елдан башлап 551 тикшерү үткәргән. 

28 апрель көнне Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская рәислегендә “Халык контроле” мәгълүмат системасының 2017 елның беренче кварталы эшчәнлегенә йомгак ясалды. 

Бүген республиканың бөтен шәһәрләре һәм районнары Бөтенроссия экологик "Яшел Россия" өмәсенә кушылды. Территорияне чүп-чардан җыештыру һәм агач утырту Казандагы берничә мәйданчыкта оештырылды. Җиңү паркында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды.

Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар озатып йөрде. Өмә вакытында аларны паркта Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм милли-мәдәни автономия вәкилләре каршы алды. Алар бергәләп "Җиңү һәм Дуслык аллеясе"н утыртуда катнашты, биредә сирень куаклары утырттылар.

Чистай медицина хезмәткәрләре командасы Спартакиадада беренчелекне яулады

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күренекле фән, мәдәният, җитештерү һәм сәнәгать эшлеклеләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.   

Чарада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, лауреатларның һәрберсе республика үсешенә гаять зур өлеш кертә.  

Бүгенге көндә Татарстанда көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру 650 мең гектар мәйданда үткәрелде, бу - планның 60 проценты. Кырларда 24 самолет һәм 100 дән артык пневмоход эшләрен дәвам иттерә. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.

ТР элемтә министрлыгы вәкилләре "Урман утырту көне" республика акциясе катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Икьтисад министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысасында гомумшәһәр өмәсендә актив катнашты. Шимбә өмәсендә министрлык бинасы янындагы территория чистартылды, эш урыннарында генеральная уборка ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International