ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2017 ел
шимбә

Мөселман зиратында өмә узды

Әлеге акция традицион рәвештә республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр яны урманчылыгы мәйданчыгында уза: Биектау участковый урманчылыгы, Зур Дәрвишләр поселыгы, Матюшинское участковый урманчылыгы, һәм башкалар. Министрлык хезмәткәрләре исә, Зур Дәрвишләр поселыгы территориясендә үсентеләр утыртты.

 

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе 2017 елдан башлап 551 тикшерү үткәргән. Хезмәт нормалары һәм кагыйдәләрен бозу өчен 3 млн. 228 мең сумлык 129 карар чыгарылган. Әлеге күрсәткечләрне ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.

Министрлык, аның территориаль органнары һәм карамагындагы учреждение хезмәткәрләре 29 апрель көнне республикакүләм өмәсендә катнашты.

 

       Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының барлык подразделениеләре хезмәткәрләре дә министрлык яны территориясен чистарту буенча шимбә өмәсенә чыктылар. Алар министрлыкның бинасы тирәсен тәртипкә керттеләр, тәрәзәләр юдылар, эш урыннарын җыештырдылар.Кайбер балалар шулай ук әти-әниләренә Министрлык янын тәртипкә китерүдә ярдәмгә килделәр, һәм өмәдә катнаштылар.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллективы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җитәкчелегендә бүген республика экологик өмәдә катнашты. ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре министрлык бинасы тирәсендәге барлык территорияне чүп-чардан арындырдылар һәм эш урыннарында чисталык урнаштырдылар. Альберт Кәримов бина янындагы аллеяда үсентеләр утыртты.

Исегезгә төшерәбез, бүген республиканың барлык шәһәр һәм районнарында зур масштаблы территорияләрне чүп-чардан чистарту эшләре бара, анда меңләгән кеше катнаша. Казанда гына  да гомумшәһәр җыештыру өмәсенә 50 мең кеше чыкты. Төп игътибар яр буе зоналарын һәм шәһәр урман-паркларын  чүп-чардан чистартуга бирелә.

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Моннан йөз еллар элек хезмәт ияләренең үз хокуклары өчен көрәштә берләшү көне буларак барлыкка килгән 1 Май бүген илебездә төрле милләт, дин һәм сәяси карашлар белән яшәүче күпмилләтле халкыбызның үзара аңлашу, тынычлык, татулык, язгы яңарыш бәйрәме буларак билгеләп үтелә.

Кадерле каматамагылылар! Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңыеннан иң җылы теләкләрне кабул итегез.

Хөрмәтле янгын сүндерүчеләр һәм ветераннар! Бүгенге көндә янгынга каршы хезмәт барлык хезмәтләр  арасында иң җитезе.

Чистайда шимбә өмәсе оешкан төстә узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International