ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2017 ел
чәршәмбе

Мария Гавриловна Владимирова үзенен 95 яшлек юбилеен каршылады. Хәзерге көнгә кадәр ул эшсез утыра алмый, - дип әйтә анын оныклары. Сугыш вакытында ул тракторист булып эшли, аннары бригадир булып. сугыштан соң ул кияүгә чыга. Аны котларга район башлыгы Эдуард Дияров килде.

Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигалямова Елена Яков кызы 1960-1981 елларда шәһәребезнең беренче Язылышу сарае җитәкчесе булган - Мещерякова Нина Андрей кызын Җиңү көне белән котлады. Нина ханым - киң күңелле, игелекле, ләкин шул ук вакытта бик таләпчән кеше. Ул вакытлардагы җитәкчеләр арасында ул үзенең эшкә булган мөнәсәбәте, җитдилеге белән аерылып торган.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында язгы кыр эшләренең барышы турында брифинг узды.

     Үтеп баручы 4 ай эчендә Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә 62 пар язылышкан. Бу күрсәткеч узган шушы ай аралыгы белән чагыштырганда 21 %  артыграк. 2016 елның гыйнвар аеннан апрель аена тикле 51 никах теркәү очрагы теркәлгән булган.
Аерылышу очракларына килгәндә, узган ены 4 ай эчендә 32 гаилә таркалган, бу елны исә 25 % ка кимрәк - 24 пар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара муниципаль районына эш сәфәре кылды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев озата йөрделәр. 

Изге бала - ул чиксез ләззәт чыганагы: нарасые янында һәр ата-ана ял һәм куаныч таба.  Балалар- безнең киләчәгебез, нәсел дәвам итүчебез, картлык көннәребездә безнең терәгебез булучылар.

Шушы бәхет- сөенеч  Мокшиннар һәм Фатыховлар гаиләсендә читләп үтмәгән. Кама Тамагы ГХАТ бүлегендә тантаналы вакыйга булды.  2017 елның 10 май көнендә 2 малайның тууын теркәде.

9 Майда “Мамадыш” совхозы авылында Набережная урамы буенча дүрт йортка 15 гаилә күченде. Аларның барысы да – “Арендалы торак” программасында катнашучылар.

Җиңү көненә багышланган демонстрация

4 май “Азнакайнефть” нефть һәм газ чыгару  идарәсе административ бинасында янгынга каршы өйрәнчек күнекмәләр узды. Әлеге көнне  бу өйрәнчек күнекмәләрдә  оешма эшчеләренә кушылып янгын сүндерү бүлеге инспекторлары да “янган” бинадан куркынычсыз урынга чыгар өчен уңайлы юллар эзләде.

Быел Татарстанда чәчү эшләрен 20 майда төгәлләү бурычы тора. Зәй һәм Сарман районнарында тәмамланып килә.  Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International