ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы cоциаль-икътисадый мониторинг  комитеты,  Дәүләт заказларын башкару кысаларында социаль-икътисадый мониторинг  нәтиҗәләре буенча мәгълүмат ресурсын формалаштыруга  түбәндәге информацион белешмәләр әзерләде:

  1. «Татарстан Республикасы предприятиеләре тарафыннан Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм чит илләрдән кертелә һәм җитештерүдә кулланыла торган (арадаш куллану составында) чимал һәм материаллар күләмнәре турында мәгълүматлар» экспресс-мәгълүматы;
  2. «Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән кертелә һәм җитештерүдә кулланыла торган чимал һәм материаллар турында мәгълүматлар» таблица материалы (экспресс-мәгълүматка кушымта);
  3. «Чимал төрләре буенча Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән кертелә һәм җитештерүдә кулланыла торган чимал һәм материаллар турында мәгълүматлар» таблица материалы (экспресс-мәгълүматка кушымта);

 

9 май көнне "Мамадыш" совхоз бистәсендә "Набережная" урамындагы дүрт йортка 15 гаилә күченде. Алар барысы да "Аренда торагы" программасының катнашучылары. Бәхетле гаиләләрне өй туе белән Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов котлады. "Арендалы фатирларда тормыш өчен барлык кирәкле җиһазлар бар", - дип яңа өйгә күчеп килгән бәхетле яшәүчеләр сөйли. Йорт ишегалды территориясендә балалар мәйданчыклары һәм автомобиль транспортны кую урыннары төзелгән. Мамадыш районында "Аренда торагы" программасы буенча тагын дүрт йорт төзиләр,  шуларның икесен җәй көне файдалануга тапшырырга уйлыйлар.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында “Алмакай” ат утарында атлар чабышы үткәрү буенча киңәшмә үткәрде. Җыелучылар урында әзерлек барышы белән танышты, башкарасы эшләр турында сөйләште.

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit - 2017” халыкара икътисад саммитына әзерлек буенча оештыру комитетының утырышын уздырды.

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәлә карап тикшерелде:

2017 нче елның 10 нчы маенда видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының 2017 елның 4 ае эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчыелның 9 нчы май көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 826 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 64 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,72% күрсәткечен тәшкил итте.

 

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1 534 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 17 кешегә азрак.

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit - 2017” халыкара икътисад саммитына әзерлек буенча оештыру комитетының утырышын уздырды.

Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТР вице-премьеры – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров катнашты.

Әлеге очракларның тулы исемлеге Законда № 223-ФЗ номерлы федераль законда ныгытыла, ди Югары судның икътисади коллегиясе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International