ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

1 июнь - балаларны яклау Көнендә   һавада гомуми бәйрәм  хисе хәкимлек итә.

Югары Ослан муниципаль район Советы Юридик бүлек белгече урыны – вакантлы икәнен хәбәр итә. Квалификацион таләпләр: югары яисә урта профессиональ белем.

Кичә районның барлык авыл җирлеге башлыклары район башлыгы урынбасары С.Осянин җитәкчелегендә Казанда ТР Президенты Аппараты ел да үткәрә торган семинар – утырышта булып кайттылар.

1 нче июнь – балаларны саклау һәм яклау кцне». Бу олыларга балаларның хокукларын яклап, аларны бәхетле итәр өчен барлык шартларны да булдыру өчен көрәшүне сорый торган гомумхалык  бәйрәме.

23 нче майда 11 беренче сыйныф укучысы  фортопьяно классы буенча музыка дөньясына кереп китәр өчен Музыка галиҗанәпләре кулыннан ачкыч алды. Ул медаль формасында ясалган. Һәр яшь пианист әле аз гына вакыт үтүгә карамастан, үзенең талантын күрсәтте. Аларны бу һөнәргә остазлары А.Г. Стрельникова һәм  Л.В. Хуртина өйрәтә. Концерт номерлары әкияттән өзекләр һәм төрле уеннар белән катнаштырылган иде.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Philips компаниясенең Россиядәге генераль директоры Арман Воскерчан белән очрашты.

Петербург халыкара икътисадый форумы киңлекләрендә узган очрашуда яклар сәламәтлек саклау өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар.

Республик балалар клиник хастахәнәсендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган зур бәйрәм үтте. РБКХ пациентларын концерт, бүләкләр, автомобиль спортнын чемпионнары белән таныштыру, фотокүргәзмәдә катнашу һәм яңа спорт майданчыгы белән шатландырдылар.

Бүген Татарстан белән Көньяк Осетия арасында үзара багланышларны үстерү өчен яхшы потенциал бар. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Көньяк Осетия Президенты Анатолий Бибилов белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы киңлекләрендә узды. 

 2017 нче елның 1 нче июнь көнендә Саба муниципаль районы Байлар Сабасы үзәгендә балаларны яклау көне уңаеннан, мәдәният бүлеге һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә “Экология елы” уңаеннан асфальтта рәсем ясау буенча конкурс үткәрелде.

Бүген “Хезмәт резервлары”стадионында ТРның “Сәләмәтлек – 2017” дигән медицинада эшләүчеләрнең Спартакиадасы узды. Шәһәр командалар арасында беренчелекне Республик балалар клиник хастаханәсенең медиклары җиңү яуладылар. Икенче һәм өченче урыннарны Яр Чаллы һәм Әлмәт медицина эшләүчеләре уртаклаштылар. Авыл командалар арасында Балык Бистәсе районның медиклары җиңде. Икенче урынны Чүпрәле районның командасы алды. Өченче урын Әгерҗе районына калды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International