ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2017 ел
җомга

Шушы көннәрдә Питрәч "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән "Мин – беренче сыйныф укучысы" дип исемләнгән чара үткәрелде.

 

 

 

Якшәмбе көнне үзәк паркта үткән ретро-концерт  күңелләрне дәртләндерде.

"Мирас" патриотик программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Бахтигареева "Мин һәм минем Ватаным" дип исемләнгән чара үткәрде.

 

 

Балаларга патриотик тәрбия бирү максаты белән, Яр Чаллы “Асылташ" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Яр Чаллы шәһәре тарих-туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды.

 

 

 

Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсенең  Дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының “Малиновка”  ЮХИДИ постында Чувашия Республикасыннан Казан шәһәренә 11 туш  сыер ите алып бара торган машина туктатыла.

Бүген, 11 август көнне, ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Актаныш үзәк район хастаханәсенең баш табибы итеп Айдар Рәфгат улы Хәев  билгеләнде. Моңа кадәр ул район Советы Аппараты җитәкчесе вазыйфасында иде. 

Африка чумасы дуңгызлар һәм кабан дуңгызлары арасында аерым куркыныч авырулар категориясенә керә, аның өчен чикләр юк. Бу турыда без районның баш ветеринария табибе Рәис Хөснуллин белән әңгәмә корабыз.

Лениногорск "Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенә кушылды.

 

 

"7-Я" гаилә клубы эше кысаларында Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге территориясендә балалары булган гаиләләр өчен һава еланы ясау буенча мавыктыргыч мастер-класс узды.

 

11 августта эшлекле визит белән Татарстан Республикасына Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко килде. "Казан" халыкара аэропортында бүген Губернатор Сергей Левченконы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә минитсры Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар каршы алды.

2017 елның 11-12 август  көннәрендә Иркутск өлкәсе делегациясе әгъзалары Татарстандагы кайбер сәнәгать объектлары, республика инновация инфраструктурасы белән танышачаклар, эшлекле коллегалар белән очрашуларда катнашачаклар. Шулай итеп, Иркутск делегациясе программасында югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – ИТ-парк һәм "Химград" технополисы, инновацияләр шәһәре "Иннополис" һәм "Алабуга" махсус икътисади зонасы белән танышу да бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International