ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2017 ел
җомга

Яшел Үзән районының Осиново ав., Спорт урамы буенча 2 нче йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен карау нәтиҗәсендә административ җаваплылыкка тарту хакында

Республиканың икмәк кабул итү предприятиеләрендә һәм элеваторларда бар куәткә 2017 ел уңышы ашлыгын әзерләү эшләре бара.

Кешелекнең акыл дәрьясы саклана торган илаһи урын. 10 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә балалар белән "Китаплар да авырый" дигән китап ремонтлау көне үткәрелде. Балалар бик теләп таушалган китапларны ябыштырдылар.

Архангельск өлкәсендә Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры С.Е. Донской, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе И.В. Валентик катнашында булып узган пленар утырышта “Урманнан файдалану буенча интенсив модель кертү” темасына сөйләштеләр. Татарстан Республикасыннан ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов катнашты. Чара кысаларында Октябрьский паркында яшь агачларны истәлекле утырту эше башкарылды. Урманчылар биш яшьлек 30 зәңгәр чыршы утыртты.

        Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җир күзәтү идарәсе дәүләт инспекторлары контроль-күзәтү чаралары уткәргәндә бик еш җир законын бозу фактлары  күзәтелә, бу туфракка авыр металл концентрациясе белән бәйле.

Әлмәттә Төзүчеләр көнен билгеләп узалар. Чарада ТР торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев катнашты. Бәйрәм Төзүчеләр һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте. Төп чара "Нефтьче" мәдәният сараенда узды. Тантана бүләкләүләр котлаулар белән үрелеп барды, концерт программасы белән тәмамланды.

Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсенең дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының “Малиновка”  ЮХИДИ постында Киров өлкәсеннән  Чувашия Республикасына 10 баш сыер  алып бара торган машина туктатыла. Тикшерү барышында терлекнең  чыгышын, иминлеген раслый торган  ветеринария документларының юклыгы ачыклана. Йөк йөртүче зат үз гамәлләре белән  кеше һәм хайваннар өчен гомуми  булган авырулар таралу куркынычын тудыра, ягъни Россия Федерациясе Авыл хужалыгы министрлыгының «Ветеринария документларын бирү эшен оештыру кагыйдәләрен раслау турында»гы 2016 елның 27 декабрендә кабул ителгән  589 номерлы боерыгын  боза.

УНИКСның яңа уенчысы Влад Трушкинның озын буйлы булуы аны бер дә куркытмый. 2 метр да 1 сантиметрлы егетне күрми калуы кыен. 

«Шатлык» приютында «Кагыйдә буенча әңгәмәләр һәм сөйләм культурасы» дигән темага әңгәмә үткәрелде.

 

11 августта кич белән һәм  12 августта урыны белән республикада яшен булуы мөмкин. Җилнең тизлеге 15-18 метрга хәтле көчәергә мөмкин, дип кисәтәләр. Һава торышы белән бәйле рәвештә, гадәттән тыш хәлләр килеп чыгарга мөмкин – сак булыгыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International