ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2017 ел
җомга

Яшел Үзәндә     "Яшел үзән» - "Мәхәббәт территориясе " дигән фотоконкурс игълан ителде, ул Рәсәй федерациясе ГХАТ органнары тууына 100 ел тулу уңаеннан билгеләнде. Бәйгенең оештыручылары булып Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге һәм "Зеленодольская правда"  газетасы чыкты. Фотоконкурс темасы булып иң романтик туй билгеләнде.

    Сабыйны бала тудыру йортыннан каршы алу – ул чын гаилә бәйрәме. 2017 елның 10 август  Яр Чаллы шәһәренең  Кама балалар медицина үзәгендә  15 сабыйны тантаналы рәвештә каршы алу бәйрәме булды.

         2017 нче елның 11 августында  Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә юбиляр парны котладылар. Бәйрәмгә 50 ел бергә гомер кичерүче Хабибуллинар гаиләсе чакырылган иде. Бу куркәм гаилә яшьләр өчен сабырлык, хисләргә тугърылык, тормышка позитив карау үрнәге булыр торалар. Юбилярлар бәхетле гаилә тормышы серләрен ачып, киләчәккә яшь буынга теләкләрен житкерделәр. ГХАТ бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина парларны гаилә бәйрәмнәре белән котлады.

   2017нче елның 11 августында Мәдәният йортында беренче сыйныф укучылары тантаналы рәвештә, эчендә канцелярия кирәк-яраклары булган портфельләр белән бүләкләнделәр. Бу чара Республика күләмендә оештырылган “Мәктәпкә жыенырга булыш“ дип исемләнгән хәйрия акциясе багышлап уздырылды. Быел Мамадыш

Бүген - 11 август көнне  җомга намазыннан соң бистә халкы көндезге сәгать 14.00дә бистәбезнең “Балтач нуры” мәчетенә ай кую тантанасының шаһите булу бәхетенә ирештеләр. "Балтач нуры" мәчетендә бер ел элек төзелеш эшләре башланган иде. Ә инде бүген тантаналы рәвештә манарасына ай куелды.

Территориаль иҗтимагый үзәкләрнең республика конкурсы 2015 елдан бирле алып барыла.

11 августта “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясе Татарстан төбәк бүлеге Лаеш җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итүендә ТР Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты ярдәмчесе Юлия Сафина һәм район Советының коррупциягә каршы эшчәнлек буенча белгече Фатыйма Сакаева гражданнар кабул иттеләр.

Азнакай районының 11 август яңалыкларын тыңларга

2017 елның 14 августыннан ТР Икътисад министрлыгында социаль проектларны гамәлгә ашыручы коммерция булмаган оешмаларга (алда – НКО) Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурс башлана. ТР МКның 2017 елның 4 апрелендәге 640нчы-р күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә конкурсның гомуми фонды   35,0 млн сум тәшкил итә.

 

10 августта Татарстан Республикасы мәдәният Министырлыгының план – графигы буенча Тәтеш муниципаль районының узешчән артистлары Кайбыч районы Зур Каенасты (Большое Подберезье) дип аталган авылның Мәдәният йортында чыгыш ясап кайттылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International