ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2017 ел
җомга

11 август көнне Әлмәт шәһәре Мәшьгульлек үзәгендә инвалидларны эшкә урнаштыру, шул исәптән квота хисабына, мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә Әлмәт муниципаль районы территориясендә эшчәнлекләрен алып баручы 63 эшкә алучы чакырылды.

Татарстанда “Мәктәпкә әзерләнергә булыш!” хәйрия акциясе башланды. Әлеге акция уңаеннан Чистай мөхтәсибәте нәни балалар өчен зур бәйрәм оештырды. Мөхтәсибәтнең мөсельман яшьләре берлеге бүлеге белем дөньясына тәүге тапкыр аяк басучы сабыйларга балачак тәмен тоеп, иркенләп белем алырга үз өлешен кертте.

                                                                                                                  Хөрмәтле коллегалар һәм төзелеш тармагы ветераннары!

Һөнәри бәйрәм rөнендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән  һәм шәхсән үземнән, сезгэ чын күңелдән бик кирәкле һәм фидакарь хезмәтегез өчен  ихлас котлаулар һәм рәхмәт сүзләре белдерергә рөхсәт итегез! Сез мактаулы һәм җаваплы, сәләткә әйләнгән һөнәр сайладыгыз. Барлык төзелеш белгечлекләрнең фидакарь эш нәтиҗәсе республикабызның икътисади үсеше  белән  һәм уңайлы мохит булдыру, һәр кешенең югары сыйфатлы заманча тормыш үткәрү  белән бәйле. Аеруча рәхмәт  төзелеш тармагы ветераннарына белдерәм, алар үз хезмәтләре белән  һөнәргә тугрылык белдерделәр. Бүген яшьләр элеккеге буыннардан килгән иң яхшы традицияләрне дәвам итә. Безнең республикабыз  төзелеш династияләргә бай. Бу гаиләләрдә һөнәр кыйммәтләре, серләре, гореф-гадәтләре, осталык буыннан-буынга тапшырыла.

Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре район юлларында өч исерек йөртүчене тоткарлаган.

2017 елның 21-22 сентябрендә ел саен уздырыла торган  «Киләчәккә караш» эшмәкәрлек үсеше Форумы кысасында, Казан шәһәренең Корстон ГТРКсында  «ExportMe» конференциясе була.

 

Бүген - 11  август көнне  Түнтәр  мәдәният йорты Урта  Көшкәт авыл клубы  үзешчәннәре "Дуслык"  җәмгыяте кырларында  игенчеләр хөрмәтенә концерт программасы белән чыгыш  ясадылар.

Казан (Идел буе) федераль университетында «Социаль эшмәкәрлек» программасы буенча традицион белем циклы тәмамланды һәм ул Татарстан Республикасы социаль өлкәсендә инновацияләр Үзәге белән бергә уздырыла.

 

 «Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автоном коммерция булмаган оешма  (АСИ) Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 31 гыйнварындагы 147нче-р күрсәтмәсендә расланган Россия Федерациясе субъектларының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру һәм бизнес алып бару процедурасын гадиләштерүнең максатчан модельләрен үзләштерү  кысасында 2017 елның 9ыннан алып 11 августка кадәр  Мәскәү шәһәренең «Кайнау ноктасы» мәйданчыгында биш максатчан модельне үзләштерү тәҗрибәсе белән  уртаклашу буенча семинар-киңәшмә уздырды:

 

"Радист" отряды командиры Англиядә булып кайтты

Иске Кормаш мәдәният йорты үзешчәннәре "Әнәк" агрофирмасы кырларында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International