ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2017 ел
җомга

Киров өлкәсендә “Урман кисүче – 2017” агач аударучылар чемпионатының төбәк этабы уза. Чарада урман хуҗалыклары, урман әзерләү предприятиеләре, агач эшкәртү һәм агач осталыгы җитештерүе, эшкәртүче оешмаларның белгечләре катнаша. Татарстан Республикасы командасы булып Нурлат урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көч сынаша. Конкурс программасында: махсус техника һәм җайланма күргәзмәсе, иң яхшы урман әзерләүчеләрдән мастер-класслар, шулай ук катнашучылар һәм чарага килгән кунаклар өчен мәдәни-күңел ачу программасы.

Ярышларның максаты булып урман сәнәгате тармагындагы эшче һөнәрләрнең абруен арттыру тора. Конкурс йомгаклары буенча иң яхшы хезмәткәрләр Карелиягә Бөтенроссия чемпионатына барачак.

Киңәшмәнең пленар өлешендә Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министры Э.Н.Фәттахов, республика яшьләренең инновацион, профилактик программалар эшләү үзәге җитәкчесе В.С. Коцюбинская, Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗаты үзәге җитәкчесе Т.А. Певгова, Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе проректоры А.М. Галимов чыгыш ясады. Безнең район делегациясе составында районның балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге җитәкчесе Тимур Имамиев та катнашты. Республиканың балаларга өстәмә белем бирү оешмалары арасында 2016/2017 уку елы нәтиҗәләре буенча  Теләче районы балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге 2 нче урынга лаек булды, август киңәшмәсендә әлеге оешма җитәкчесе Т.Имамиев диплом белән бүләкләнде. Беренче урында Кукмара районы, 3 нче урында Яр Чаллы шәһәре.

Атна буе бакча хезмәткәрләре балалар белән бик зур эш башкардылар. Икмәкнең кайдан килгәнен, кем үстергәнен һәм ничек үстерелгәнен, ничек өстәлгә эләккәнен балалар кызыксынып тыңладылар. Әлеге темага комнан “кабартмалар, бәлешләр”  “пешерделәр” һәм” алтын башак “ темасына рәсем күргәзмәсе ясадылар. Атнаны йомгаклап балалар үз куллары белән кабартмалар ясап кардылар. Кабартма пешкән ис бөтен бакчага таралды, соңыннан нәниләр үз кабартмалырыннан авыз иттеләр. Балаларның алган белемнәре алар күңелендә әле озак сакланыр дигән өметтә калабыз.

Теләче районы җыелма командасы да әлеге ярышта катнашты. Безнең район җыелма командасы уенчылары ярышта катнашучылардан ике яшькә кече булсалар да, матур уен күрсәттеләр һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр. Беренче урында Саба командасы, икенчедә Арчалар, өчтә – Яулаштау командасы.   

11 август көнне 3 нче балалар бакчасы хезмәткәрләре сабыйлар өчен бәйрәм- Сабантуй үткәрделәр.Сабыйларның буш вакытын эчтәлекле, мәгънәле итеп үткәрү  йөзеннән, төрледән-төрле чаралар үткәрелеп тора биредә. Нәниләр бәйрәме булса да, тәрбиячеләр дә, әти-әниләр дә яратып әзерләнгән иде әлеге чарага. Балалар төрле-төрле уеннарда катнашты, җыр-биюләрдә дисеңме. 

“Сарман  буйларыннан  үткән  чакта...”

10 август  көнне   “Шәфкать”   халыкка  социаль  ярдәм  күрсәтү  үзәгендә  сәламәтлеген  ныгытучы өлкәннәр өчен   “Социаль  туризм “  технологиясе  кысаларында   Сарман  буйлап  сәяхәт оештырылды. Республикабызның   төрле  төбәкләреннән  килүчеләр   районыбызның  ирешелгән  уңышларын үз  күзләре  белән  күреп   тамаша  кылдылар.

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары мәктәп яны тәҗрибә участогында  җәйге практика үтүләрен дәвам итәләр. Хезмәтләре күз алдында: мәктәп шау чәчәккә күмелгән, яшелчәләр гөрләп үсәләр. Бу көннәрдә участокта суган һәм сарымсактан мул уңыш җыеп алынды.

08 августа 2017 года сотрудниками отдела развития и координации внутреннего рынка Арского территориального органа Республики Татарстан в магазине мебели индивидуального предпринимателя Анохина С.Н. проведена разъяснительная беседа с продавцами по вопросам приобретения мебели, о проблемах и спорах возникающие по качеству и дефектах мебели, о правах потребителя мебели. В данном торговом объекте имеется широкий ассортимент мягкой и корпусной мебели, производства Волжский.

10 август көнне Ямбулат авылы китапханәсендә халыкара наркоманиягә каршы көрәш буенча «Наркотикларга – юк! Без тормыш яклы!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Кургәзмәдә  шулай ук тулы канлы яшәү мөмкинлеге, шулай итеп - наркотикларсыз яшәү кирәклеге турында да мәгълүмат куелды.

Бу чара язучының биографиясе һәм иҗаты белән танышудан башланды. Аннан соң "Язучы - натуралист В. Бианки" исемле презентация күрсәтелде. Алга таба “Битләре буенча китапны таны” дигән уен оештырылды. В.Бианкиның зур булмаган әсәрләреннән өзекләр укылды һәм балалар бу китапны  дөрес атаган очракта китап экранда күренде. Аннары укучылар кошлар, хайваннар һәм үсемлекләр турында төрле табышмаклар чиштеләр. Ахырда балалар "Көн-төн" дигән уен уйнадылар. Балалар барлык биремнәрне дә бик теләп башкардылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International