ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2017 ел
җомга

Бүген Сарман аграр көллиятендә Белем бәйрәме узды

ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының урынбасары Тимур Зарипов Югары Ослан гимназиясендә Белем көне бәйрәмендә катнашты.

Бүген Илексаз авылында гомер кичерүче Мәхтүмә Ислам кызы Шакирова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны тәбрикләргә уллары, кызы, киленнәре, онык-оныкчыклары җыелганнар. Ишек алларында – бәйрәмчә ыгы-зыгы. Юбиляр да, җилкенеп, янәшәдә бөтерелеп йөри.

Татарстанның кадетлар корпусы республиканың дәрәҗәле уку йортларыннан санала.

Татарстан Президенты уку йортының техник яктан җиһазланышын югары бәяләде.

Тантананы 1 нче сыйныф укучылары мәктәп өчен рәхмәт сүзләре белән ачып җибәрде.

Бүген Әлмәт мәктәбендә үткән Белем бәйрәме аеруча истәлекле булды.

Экологик дәресләр, Казан зоопаркына һәм Идел-Кама тыюлыгына экскурсияләр, агачлар утырту һәм макулатура җыю. Әлеге һәм башка табигать саклау чаралары уку елы дәвамында Казанның 3нче гимназиясенең 1 “а” сыйныфында уздырылачак. Белем көнендә гимназиядә экологик класс ачылды.

Бүген район үзәге, бистә, авыллар мәчетләрендә Корбан гаете узды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин “Җәмигъ” мәчетендә узган чарада катнашып, райондашларны олуг бәйрәмебез белән тәбрикләде.

2017 елның 1 сентябре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев Минзәлә муниципаль районында Бөтенроссия “Белем көне” бәйрәме тантанасында катнашты. Чара Минзәлә шәһәренең №1 гомуми белем бирү мәктәбендә узды. Тантаналы линейкада Минзәлә районы башлыгы айдар Сәлахов, мәгариф бүлеге хезмәтуәрләре һәм Минзәлә шәһәренең төзелеш оешмалары җитәкчеләре һәм иганәчеләре катнашты. 

       Укучылар һәм әти-әниләргә сәламләү сүзе белән министр Азат Хамаев мөрәҗәгать итте. Ул Бөтенроссия “Белем көне” бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миннехановның Мөрәҗәгатен җиткерде, барысын да яңа уку елы башлану белән котлады һәм укучыларга яхшы билгеләргә уку теләде.

              Рәсми өлештән соң мәктәп укучылары сәхнәләштерелгән музыкаль чыгыш күрсәттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International