ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 1 сентябреннән Түбән Камада "Мендельсон маршы!" бәйгесе башланып китте. Ул Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнарына 100 ел тулуына багышланган.

Быел Югары Ослан гимназиясенә 34 бала беренче сыйныфка килде.

Бөгелмәле Сергей Рыжиков Белем көнендә Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин исемендәге кадетлар мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр каршында чыгыш ясады.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Огородова төбәкара компетенцияләр үзәгендә - Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында булдылар. Аларны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов озата йөрделәр. 

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров 2 нче лицей укучыларын белем көне белән котлады.

Беренче кыңгырау бүген Әлмәт районының барлык мәктәпләрендә дә яңгырады. Беренче тапкыр парта артына якынча 2800 беренче сыйныф укучысы утырды. 

Лаеш районының 25нче Октябрь исемендәге Совхоз поселогында Александровка авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасы ачылды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Огородова төбәкара компетенцияләр үзәгендә - Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында булдылар.

1 сентябрьдә барлык мәктәпләрдә дә тантаналы линейкалар узды. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов  бу көнне нефть техникумында һәм 7 нче мәктәптә булды. Укучылар һәм студентларга теләкләрен җиткерде.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Совет районында күп профильле күп телле гимназия ачылуында катнашты. Чарада шулай ук РФ мәгариф һәм фән министры Людмила Огородова, ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнаштылар. Мәктәп 1220 укучыга исәпләнгән. Уку йортында тарнсформацияләнә торган җиһазлы махсус уку кабинетлары, җиһазландырылган лабораторияле, лингафон җайланмалары, тавыш һәм видеоязмалар студиясе, ике бассейны, ике спорт залы, бию залы, 560 кешелек актлар залы, 436 кешелек аш бүлмәсе, медицина кабинеты, спорт мәйданчыгы бар. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International