ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

30 нчы сентябрь һәм 1 нче октябрь көннәрендә Татарстан табигать тарихы музее бөтендөнья хайваннар дөньясы көненә багышланган бәйрәмгә чакыра. Хайваннар дөньясы кеше тормышында үзенчәлекле урын алып тора. Күп кенә илләрнеӊ хайваннар дөньясын саклау җәмгыятьләре ел саен әлеге бәйрәмгә багышланган төрле массакүләм чаралар һәм акцияләр оештыралар.

Барлык теләүчеларне гаҗәеп күп төрле хайваннар дөньясына мавыктыргыч квест-сәяхәткә чакыралар.

21 сентябь – халыкара Тынычлык көне. Шушы уңайдан, Үзәк ял паркында “Тыныч булсын иде җир шары...” дип исемләнгән музыкаль чара үткәрелде. Бәйрәм муниципаль район башлыгы урынбасары Гараева Г.Р. чыгышы белән башланып китте. Район эчке эшләр бүлегенең яшүсмерләр белән эшләү инспекторы Алиуллин Ф.Ф.ның чыгышын да игътибар белән тыңладылар. Чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп барды. Чарада катнашкан һәр кеше “Экстремизмга – юк” дигән плакат астына үзләренең имзаларын куйдылар, җәмгыятебездәге тискәре күренешләргә каршы булуларын белдерделәр. Кичә күмәк флешмоб белән тәмамланды.

Бүген Казанда эш сәфәре кысаларында РФ гадәттән тыш хәлләр буенча министры Владимир Пучков Татарстанның «ГЛОНАСС +112» системасы эшчәнлеге белән танышты. Казан ИТ-паркы буенча кунакны Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр минисиры Рәфис Хабибуллин һәм ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Булат Исмагилов озатып йөрде.

19 сентябрь – Бердәм пенсия грамоталыгы көне буларак билгеләп үтелә.Аны Россия пенсия фонды оештыра.

"Сөембикә" журналында Саба районы "Курсабаш" терлекчесе Айназ Шайнурова, "Арташ" сыер савучысы Гөлгенә Фаляхова, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин белән әнгәмә.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.

Журналистлар районда нефть һәм газ сәнәгате предприятиеләре өчен җиһазлар һәм приборлар җитештерүче һәм аларга хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче олы предприятиеләр белән таныштылар

(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бары тик көчле Россия белән генә безнең республиканың, татарларның уңышлы үсешенә гарант була алуында ышаныч бар. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юлламасында белдерде. Бу – бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче утырышының көн кадагына куелган бердәнбер мәсьәлә.

Үзәк китапханәнең татар бүлеге, көзге уңышка багышланган, “Алтын көз” дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Чарага Р.Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясенең 5 класс укучылары килде. Китапханә хезмәткәрләре чарага килгән балаларны Сөмбелә бәйрәме белән котладылар, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар, китап күргәзмәсе янында әңгәмә үткәрделәр. Укучылар төрле конкурсларда бик теләп катнаштылар: табышмакларга җавап эзләделәр, яшелчәләргә презентация ясадылар, көз турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International