ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Тат.Бүләр авыл мәдәният йортында шушы көннәрдә кабакка багышланган гаилә бәйрәме булып узды. Авыл мәдәният йорты фойесы кабак иленә әверелгән иде. Килучеләргә биредә көзге күргәзмә һәм төрле викторина-конкурслардан торган концерт әзерләнде. 

Бүген Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Татарстан Республикасы 5 чакырылыш Дәүләт Советының утыз беренче утырышында катнашты.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Америка сәүдә палатасының РФдәге элеккеге президенты, Somers &Associates LLC консалтинг компаниясе җитәкчесе Эндрю Сомерс белән очрашты.  

«Без Сезне Америка сәүдә палатасының РФдәге президенты вазыйфасында вакыттан хәтерлибез. Сез АКШ белән Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә зур өлеш керттегез. Безнең бурыч – багланышларыбызны саклап калу, сәүдә-икътисадый өлкәдә эшне дәвам итү», - диде ТР Президенты.

 Туризм буенча федераль агентлык (Ростуризм) электрон юлламаларга тест үткәрә башлаган. Алар Россиядә 2018 елның 1 гыйнварында пәйда булырга тиеш. Бу этапта яңа сервис мөмкинлекләрен туроператорлар һәм турагентлар бәяли алачак.

Бүгенге көн бөтендөнья статистик мәгълүматлары дөньяда 100 кызга 105 малай тууын раслыйлар

Казанга эш визиты чикләрендә Владимир Пучков Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең җиваплаучы бүлекләрнең эшен һәм хәрби әзерлеген карап тикшергән. Федераль министрны Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин җитәкләгән. Русия ГТХМ делегациясе ГТХМ коткаручылары квалификациясен арттыру программасын үтә торган КФУ ның Фундаменталь медицина һәм биология институтында, 112 ашыгыч чакырулар хезмәтендә һәм федераль янгынга каршы хезмәтнең 7 отрядының Мәскәү районын саклау буенча 3 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә булган.

Әмәкәй авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре үз территорияләрендә өмә оештырдылар.

“Тяминов” крестьян-фермер хуҗалыгы өчен бу аяз җылы көннәр – табигатьнең зур бүләге. Күпләп бәрәңге үстерүче хуҗалыкта бүген бар көч икенче икмәкне җыеп алуга юнәлтелгән.

Бу көннәрдә  “Хузангай” һәм “ВостокЗернопродукт” җәмгыятьләре һәм кайбер фермер хуҗалыклары комбайнчылары карабодай суктыруда эшлиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International