ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2017 ел
шимбә

Балтач районы балалар һәм яшәүсмерләр спорт мәктәбе кызларының җыелма командасы Республика беренчелегенә узган баскетбол ярышларында катнашты.

Татарстан Республикасы Яшел Үзәндә шәһәрендә 2017 елның 20 сентябереннән шәһәрне санитар чистарту һәм төзекләндерү айлыгы игълан ителде. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре зур энтузиазм белән экологик чарада актив катнашырга кушылдылар.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Сәмәрканд шәһәренә (Үзбәкстан Республикасы) килде. Сәмәрканд халыкара аэропортында аны Сәмәрканд өлкәсе Хакиме Туробҗон Җураев каршы алды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районына эш сәфәре кысаларында шәһәрнең яр буе урамында булды, анда пляжны төзекләндерү эшләре яңа тәмамланып килә. Республика Президентын аның ярдәмчесе Наталия Фишман, район башлыгы Михаил Афанасьев һәм башка рәсми затлар озата йөрде. 

      2017 елның 23 сентябрендә никахлашу Сараенда "Булачак гаилә "Юнона" проекты кысаларында чираттагы дәрес узды. Проект Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе һәм психологик-педагогик үзәк "Эйдос" белән берлектә эшләнгән.

2017 елның 23 сентябрендә ГХАТ Идарәсе белгечләре булачак яшь парларга никахлашу тантанасын күрсәттеләр

Ел саен эшкуарлыкны үстерү буенча уза торган "Киләчәккә караш" форумы кысаларында 2017 елның 21-22 сентябрендә "Корстон" комплексында республикада экспортка юнәлеш алган кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерү һәм аларга ярдәм итү коралларына багышланган "Export ME" конференциясе булып узды.

 

Ел саен эшкуарлыкны үстерү буенча үткәрелә торган "Киләчәккә караш" форумы кысаларында 2017 елның 21-22 сентябрендә Korston Club Hotel комплексында ТРда көндәшлек көненә багышланган "Көндәшле тирәлек" чаралары булып узды.

 

Бүген Лаеш шәһәренең 460 еллыгы һәм район оешуга 90 ел тулу хөрмәтенә бәйрәм чаралары уза. Юбилей даталары белән биредә гомер итүчеләрне районда эш сәфәре белән булган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International