ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Территориаль усеш булеге

4 октябрьдә Русия гражданнар оборонасының 85 еллыгына багышланган тормыш иминлеге нигезләре буенча бөтенрусия дәресе чикләрендә республиканың барлык мәктәпләрендә тематик дәресләр үтте. Гомумбелем йортларында укучыларга илнең гражданнар оборонасы барлыкка килү һәм үсү тарихын, заманча этапта милли иминлекнең мөһим өлеше буларак гражданнар оборонасының ролен, үсеп килә торган буында тормыш иминлеге культурасын алга таба формалаштыруы турында һәм аны төрле экстремаль хәлләрдә эшләргә хәзерләү җиткерелгән.

6 октябрь көнне театр сәхнәсендә М.Булгаковның “Бег” пьессасы буенча куелган спектакль күрсәтелә.

"Халыкара Өлкәннәр көне" кысаларында Гондыр авылында яшәүче районның иң өлкән кешесе, тыл ветераны, 103 яшьлек Васильева Ольга Васильевнаны Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Шубан авыл җирлеге башлыгы Раиф Мөҗипов котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Балтач муниципаль район башлыгы Ольга Васильевнага бүләк-күчтәнәчләр тапшырды.
 

Музейда -өмә

Бүген,  бөтен дөньяда 4 октябрьдә билгеләнә торган, Бүген Халыкара хайваннар көне билгеләнә (World Animal Day). Ул  1931 елда  Флоренциядә , табигатьне яклаучылар белән  Халыкара конгреста  оештырылды.

4 октябрь көне, хайваннарны яклаучы  католик изге Франциск Ассизскийны (Feast Day of St Francis of Assisi, 1181/1182 - 4 октябрь 1226) хәтерләү көне  булу сәбәпле сайланды. Күп кенә илләрнең чиркәүләре Халыкара хайваннар көненә багышланган гыйбадәт кылуны 4 октябрь  яки аңа якын көнне уздыралар.

 Күп илләрнең хайваннарны яклау оешмалары ел саен, бу Көнгә багышланган, төрле массакүләм чаралар һәм акцияләр оештыралар. Хайваннар көне,  җәмгыятьнең  тирә –якны саклау кирәклегенә төшендерү,  хайваннарны саклауда активлыкны арттыру максаты белән билгеләнә башлады.

Бу кыргый хайваннарга гына түгел, йорт хайваннарына да кагыла, чөнки соңгы елларда  аларга карата мәрхәмәтсез мөрәҗәгать  үсә башлалды. Күп кенә европа шәһәрләрендә йорт хайваннарын – гаилә өлеше дип саныйлар, һәм алар , гаиләнең башка әгъзалары кебек, шундый ук хокукларга ия дип әйтәләр. Соңгы елларда  Халыкара хайваннар көненә багышланган чаралар дөньяның 60  күбрәк илендә уздырылалар.

Апас Мәдәният йортында район өлкәннәр ункөнлеге программасы буенча шашка-шахмат ярышы үтте. 

2017 нче елның 6 нчы октябреннән 20 нче октябренә кадәр Россия Дәүләт Сәнгать китапханәсенең Зәңгәр залында (Мәскәү шәһәре) «Мизгел һәм мәңгелек: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларындагы ХIХ нчы гасыр ахыры – ХХ нче гасыр башы фотосурәтләрендә татарлар» исемле күргәзмә тәкъдим ителәчәк.

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Кырым Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек инспекциясе белән Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе арасында тәҗрибә алмашу буенча эшче очрашуларны уздырганда уңышлы хезмәттәшлеге һәм чарларны югары дәрәҗәдә әзерләгән өчен, шулай ук ведомствоара мөнәсәбәтләрне үстерүдә шәхсән катнашкан өчен Кырым Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек инспекциясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International