ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Казан милли эзләнүләр технология университетының Бөгелмә филиалында тантаналы чара булды

“Халыкара Өлкәннәр көне” декадасы барган көннәрдә бер төркем район пенсионерлары  “Өченче буын университеты” программасы кысаларындакомпьютерга өйрәнү буенча курсларны башлап җибәрделәр.

Октябрьнең 5 нән 7 нә кадәр Казан федераль университетында Бөтенрусия психологик форумы булачак. Анда илнең җитәкче психологлары һәм Русия психологик җәмгыяте (РПО) региональ бүлекләренең вәкилләре катнашачак. Алар бергә психология үсешенең төп юнәлешләре һәм заманча психология фәне һәм практикасының төп проблемалары турында фикер алышачак. Пленар утырышта көч идарәчелекләренең психология хезмәтләренең эш нәтиҗәләре турында доклад белән РПО вице-президенты, Русия ГТХМ ашыгыч психологик ярдәм үзәгенең директоры, психология фәннәре кандидаты Юлия Шойгу чыгачак.

2017 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы финанс министры Р.Р. Гайзатуллин иң эре машина төзелеше тармагы предприятиеләре – «КАМАЗ» ГАҖ, «Казан вертолет заводы» ГАҖ, «Казан компрессор машиналары төзү заводы» ачык акционер җәмгыяте вәкилләре белән очрашулар үткәрде. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты.

2017 елның 4 октябре көнне Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Д.В. Волков 2017 елның 9 аенда һәм 4 кварталга көтелгән табышка салым түләвен киметкән республиканың эре предприятиеләре белән киңәшмәләр үткәрде.

Урамда – алтын көз. Өлкәннәрне гадәттә, образлы итеп, гомер көзенә кергән кешеләр, дип атыйлар. Әмма елның һәр фасылы үзенә күрә матур, шуңа гомеребезнең яшь “сезоннары” да үзенчәлекле, кабатланмас...

4-нче октябрьдә район БАШКАРМА КОМИТЕТы ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ Югары ОСЛАН АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ ТЕРРИТОРИЯСЕННӘН ЭРЕ ГАБАРИТЛЫ МУСОРНЫ ЧЫГАРУ БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНДЕЛӘР.

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары, җыр, театр сәнгате бүлеге укытучылары, hәр елдагыча, Мөслимдәге картлар hәм инвалидлар йортына барып, андагы әби-бабайлар алдында күңелле концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

Район башлыгы Рамил Рашитовичның бәйрәм котлавының чираттагысы Зур Лызи авылының беренче өлешендә яшәүче Нина Петровна Григорьева гаиләсендә тәрбияләнүче Жилина Идея Николаевнага юлланды. 
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International