ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Әлмәттә яшәүче бер ир-ат кулланучыларның иминлеге таләпләренә җавап бирми торган продукцияне сатып җибәрү максатында саклау һәм ташу өчен ТР Әлмәт шәһәр судының 18 октябрьдә чыгарылган карары буенча хөкем ителде

Борындык авылының “Гөлбакча” балалар бакчасында тиздән булачак Әниләр көненә әзерлек эшләре бара.

2017 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында (Павлюхин ур., 75) Ачык ишекләр көне була. Әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм Татарстан Республикасы террриториясендә экологик иминлекне тәэмин итүгә, табигатьтән файдалануга кагылышлы сорауларга Экология министрлыгы белгечләре җавап бирәчәк.

17 ноябрьдә Олы Кайбыч авылының “Миләшкәй” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме нәниләре өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүгә нигезләнгән “Куркынычсызлык хәрәкәте” исеме астында спорт чарасы узды.

Азнакай шәһәренең 7 нче гомуми белем бирү мәктәбендә “Мәктәп укучыларына – куллану белемнәре” дигән темага танып-белү характерындагы дәрес үткәрелде. Балалар белән очрашу барышында кибеттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозуның иң еш күзәтелә торган очраклары каралды

Казан шәһәренең Киров районында 100 м2дан артыграк пычратылган туфрак таптылар. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары, аерым режимлы объектларда законнар үтәлешенә күзәтчелек буенча Казан прокуратурасы белгечләре һәм Казан районара табигать саклау прокуратурасы белгечләре ак кристаллик калдыклар эзләрен теркәделәр. Алынган пробалар анализы әлеге матдәнең алюминий оксиды – кеше сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә зарар китерү куркынычы булган матдә икәнен күрсәтте.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе башлыгы урынбасары Халиков М.А. җитәкчелегендәге комиссия Әгерҗе, Менделеевск, Алабуга муниципаль районнарында эшләде.

Өлкәннәргә һәм балаларга янгын иминлеге кагыйдәләре турында искә төшерергә, “01 хезмәте” сорауларына игътибар тартырга – шундый максатлар белән Яшел Үзән шәһәренең 32 нчы “Әкият” балалар бакчасында янгынга каршы тема буенча иҗади конкурс үткәрделәр. Шул ук вакытта балалар йортының укучыларын да, аларның ата-аналарын да конкурста катнашуга чакырдылар.

Бөгелмә бала табу йорты территориясенә яз көне Бөгелмә өчен яңа акция - "Тормыш" аллясы"нда катнашкан әти-әниләр кабат җыелды. 

2017 елның 16 ноябрендә Сарман муниципаль районы хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга куюны һәм машина-трактор паркларын ремонтлауга әзерләүне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе бүлеге  вәкилләре һәм конкурста катнашучы хуҗалыклар белгечләре составындагы комиссия бәяләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International