ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 16 ноябрендә Баулы муниципаль районында АСК оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерләү буенча конкурс уздырылды.

16.11.2017  Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков җитәкчелеге комиссия Әгерҗе мунициципаль районында техниканы кышкы саклауга куюның барышы белән танышты. Комиссия эшендә шулай ук районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гатауллин Д. Г., ПМО башлыгы Йосыпов Ф. Г., Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Гыймазов К. В., шулай ук хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм инженерлары катнашты.

Кама Тамагы урта мәктәбе педагоглары – үз һөнәрләренә тугры, иҗади кешеләр шундый девиз белән эшлиләр. Сигез елдан бирле алар үз эшчәнлекләрен яңа белем бирү стандартлары буенча башкара, башлангыч һәм урта сыйныф укучылары өчен дәрестән тыш эшләр буенча программалар төзи һәм аларны гамәлгә ашыралар. Мәктәптә дәрестән тыш эшчәнлек буенча 22 программа һәм биш юнәлеш – спорт-сәламәтләндерү, гомуминтеллектуаль, гомуммәдәни, рухи-әхлакый, социаль юнәлешләр  буенча 11 өстәмә белем бирү программасы кулланыла.

Авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую – аны эксплуатацияләү шартларының иң мөһимнәреннән берсе, ул техниканың хезмәт итү срогын озынайта, сезонлы эшләр барышында ватылу-җимерелү очракларын киметә.  

Техниканы кышкы саклауга кую белән баш инженерлар, механиклар яисә хезмәтләрнең җитәкчеләре шөгыльләнә. 

Узган шимбәдә «Южный» сәүдә-күңел ачу үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 2580 кеше килде.

 

Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексының  8.7нче маддәсенең 2 нче өлеше нигезендә  Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе  физик затка административ хокук бозуда гаепләнүе карарын чыгарды һәм   20000 сум күләмендә административ штрафка тартты.

ТР  Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 21 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан. Һаваның минималь температурасы төнлә 0..-3º, көндез максималь температура 0..+3º тәшкил итә.

Спектакльне Германиядә яшәүче милләттәшләребез генә түгел, ә Бельгия, Голландия татарлары да тамаша кылды.

Ярышта барлыгы 25 команда катнашты, шул исәптән районыбызның данын Теләченең балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгендә шогыльләнүче укучылары яклады. Ярыш нәтиҗәләре буенча, финалга 5 команда чыкты, безнең район җыелма командасы 6 нчы урында. 1 нче урында Саба районы, 2 нче урында Әлки районы, 3 нче урында Кукмара, 4 нчедә Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы һәм 5 нче урында Балык Бистәсе районы.

17-19 ноябрь көннәрендә Аксубай шәһәрендә 2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан беренчелеге уеннары узды. Ярышта районыбызның балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгендә шогыльләнүче үсмерләр катнашты (тренерлары – балаларга өстәмә белем бирү педагогы Артур Хәбиров). Уеннарда республика районнарыннан 32 команда катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: Питрәч һәм Спас районы командалары белән тигез очкога уйнап һәм Бөгелмә районы командасына 1:2 исәбе белән җиңелеп, безнең егетләр 17 урынны яулады.1 урын- Казан шәhәренең Вахит районы, 2 урын-Аксубай,3 урын– Баулы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International