ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Балалар арасында хокук бозуларны кисәтү, балигъ булмаганнарда хокукый мәдәният формалаштыру эше кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге юрисконсульты Светлана Михайлова 25 бала өчен хокукый дәрес үткәрде.

 

Россиядэ экология елы уңаеннан татарстан СМИларын «Серебряный стриж России – Начни с дома своего» экологик журналистика бәйгесендэ катнашырга чакырылалар. 

2017 елга тикшерүләр планы нигезендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан районда белем бирү учреждениеләрендә контроль-күзәтчелек тикшерүләр үткәреләчәк. Тикшерү районның белем бирү системасының 76 оешмасында үтәчәк, шул исәптән 25 мәктәп, 46 мәктәпкәчә белем бирү, 1 һөнәри белем бирү һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре тикшереләчәк.

Инвалидлар декадасында кайнар линия эшли

Каракүл авылы уртасындагы күл чистартылды һәм тирәнәйтелде.

Иртәгә сәгать 9да районыбыз җитәкчеләре, мәгариф идарәсе белгечләре, мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар, мөгаллимнәр Девәтернә мәктәбенең 100 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнаша.

 

Татарстанда арбитраж идарәчеләре тарафыннан 600 мең сумнан артык административ штраф түләнмәгән

Алабугада авыл халкының эшчәнлек активлыгын үстерү мәсьәләләре буенча узган төбәкара семинар-киңәшмәдә безнең районнан да район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин, авыл җирлекләре башлыклары катнаштылар.

 

Район халыкны хезмәт белән тәэмин итү үзәге 6 декабрьдә инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрә.

Ярминкә 9 дан 12 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Мәшгуль булмаган барлык инвалидлар әлеге чарада катнашырга чакырыла.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Әгерҗе районында татарча көрәшне үстерүгә керткән зур өлеше өчен тренер Альфред Муллаян улы САБИРҖАНОВны Татарстан Республикасы көрәш Федерациясенең Рәхмәт хаты һәм исемле сәгать белән бүләкләде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International