ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Мәктәп – туган җир җылысын бирүче, балачак һәм үсмер еллар истәлеген саклаучы, еллар дәвамында үзенә чакырып, олылап каршы алучы изге йорт ул. “Үз мәктәбенең тарихын белмәгән авылның киләчәге өметсез”, дибез без. Исәнбай мәктәбе бу көннәрдә үзенең 120 еллык зур юбилеена әзерләнә. 

ЕСИА аша дәүләт һәм муниципаль электрон хезмәтләр башкару җайлы һәм тиз.

18 ноябрьдә Рабигыль-әүвәл ае башланды. Ул айда пәйгамбәр Мөхәммәд (с.г.в.) дөньяга килгән. Әлеге уңайдан мәхәлләләрдә нинди чаралар үткәрелә, район мөхтәсибәте тагын нинди эшләр планлаштыра – шуларны уртага салып сөйләшү өчен районыбызның имам-хатиблары Кырынды мәчетенә җыелдылар.

 

Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексының  8.7нче маддәсенең 2 нче өлеше нигезендә  Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе  физик затка административ хокук бозуда гаепләнүе карарын чыгарды һәм 20000 сумлык административ штрафка тартты.

Концертка чакырабыз

Интеллектуаль милек буенча Федераль хезмәт (Роспатент) Республика клиник хастаханә хезмәткәрләре эшләп чыгарган уйлап табуга патент бирде. Уйлап табу максаты ликворрея үсеше төрендә операциядән соң цзлегүләр рискын киметүдә тора. Яңа уйлап табуның авторлары – 1нче номерлы нейрохирургия бүлегенең мөдире Т.А. Бикмуллин һәм югары категорияле табиб-нейрохирург Э.Р. Барыйев. Уйлап табу нейрохирургиягә бәйләнешле һәм Арнольд-Киари аномалиясе белән авыручыларны дәвалау өчен билгеләнгән.

Көчек Мәдәният йорты каршында Наил Таҗиев җитәкчелегендә эшләүче “Сүнмәс дәрт“ ансамбле, Питрәч районында узган “Төп йорт“ республика бәйге-фестивалендә катнашып, “Фольклор“ номинациясендә беренче урын алды.

 

Түбән Новгородта Идел буе федераль округы буенча каты куллылар арасында узган ярышта беренче-бишенче урыннарны алган Әгерҗе спортчылары январьда Екатеринбургта булачак Россия беренчелегендә катнашу хокукы алды.

8 декабрь көнне сәгать 9.00 Әлмәт шәһәре, Герцин урамы 86 "А" адресы буенча урнашкан Мәшьгульлек үзәгендә "Инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе" узачак.

29 ноябрь көнне район мәдәният йортында үзешчән сәнгатьтә катнашучы оешма-предприятиеләрнең: Г.Тукай исемендәге мәктәп укытучыларының "Үзем сайлаган һөнәр" район смотр-конкурсы булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International