ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2017 ел
шимбә

Законнар төгәлрәк була, ә җаваплылык җитдиләнә бара

Мәгарифне, мәдәниятне, спортны үстерәчәкбез

Хөрмәтде район халкы һәм кунаклар!

Ватан геройлары көнендә сугыш кырларында батырларча катнашып, бүгенге көндә лаеклы бүләкләрен алган барыгызга да хөрмәт сүзләре белән мөрәңәгать итәм!

Республика күләмендә игълан ителгән  “Нечкәбил–2017” – ана, гаилә һәм хатын-кыз матурлыгы бәйгесе быел 13нче  тапкыр  үткәрелде. Әлеге бәйгедә  Уби авылыннан Наталия Куракина катнашып,  өченче урынга лаек булды һәм  Чүпрәле хатын-кызларын  гәүдәләндерде. Бәйгенең финал өлешенә Татарстанның нибары 10 районыннан 13 гаилә генә чыга алды.

Татарстанда “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте тарафыннан игълан ителгән  традицион “Язылу бүләк ит!” хәйрия акциясе дәвам итә.  Яңа елга кадәр теләге булган барлык кешеләр республика басмаларын җәмәгать яки хәйрия оешмаларына, шулай ук өлкән кешеләргә, күпбалалы гаиләләргә яздырып, бүләк итә ала.

Татарстанда “Бизнес-десант” проектына үткән ел старт бирелгән иде. Үткән ел әлеге “десант” районга “төшеп” эшмәкәрләргә хокуклары, салым өлкәсендәге яңалыклар, законнардагы үзгәрешләр турында аңлатма биргән иде. Быел исә мондый очрашу эшлекле сөйләшү формасында, “Амарант” кафесында үтте.

Спорт төрләре һәркем берьюлы берничә дисциплинада үз көчен сынап карый алырлык итеп махсус сайланды.

Бу ярышлар марттан декабрьгә кадәр дәвам итте һәм анда спортның сигез төре буенча көч сынаштылар.

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан районда төрле чаралар уза. Бу атнада чәршәмбе көнне мөмкинлекләре чикле тукайлылар арасында IV район Спартакиадасы узды. Әлеге ярышларда барлык төр инвалидлар да катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International