ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2017 ел
җомга

         16-17 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә 2002 нче елгы һәм олырак,  2003 елгы һәм кечерәк яшьтәге малайлар һәм кызлар арасында бадминтон буенча  Татарстан Республикасының команда беренчелеге булып узды. Ярышларда республиканың 36 районыннан  340 тан артык  яшь бадминтончы катнашты. Безнең район данын  өстәмә белем бирү педагогы Алмаз Фоат Улы Җаббаров укучылары  яклады. Уен нәтиҗәләре буенча олы төркемдэ (катнашучылыр – Җаббаров Адел, НәҗиповЗөлфат,  Җаббаров Алмаз, Сафина Альбина, ЮсуповаРезеда,Гарипова Гузәл) 8 нче урын, кечкенә төркемдә (катнашучылар – Шакирова Әлисә, Гарипова Аделя, Зайнуллин Марсель, Гайнутдинов Алмаз, Шакиров Фаиль) 9нчы урында калдылар.

15-17 декабрь   көннәрендә  Казан  шәһәрендә 2000 елгы һәм кечерәк яшьтәге  кызлар  арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасының беренчелеге булып узды. Ярышларда Казанның  “Савиново” спорт мәктәбе,  “Вахит районы” спорт мәктәбе, “Вахит районы – 2” спорт мәктәбе, “Мирас”, “Мирас – 2” командалары, Яр Чаллының   “Строитель” командасы Һәм Теләче районнының Балаларны сәламәтләдеру-өстәмә белем бирү үзәге  педагогы Рөстәм Габдулгазиз улы Хәбировҗитәкчелегендә  Теләче җыелма командасы  катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча, безнең район командасы  5-нче урынны алды. 1 нче урында ДЮСШ “Вахит районы”, 2 нче урында “Мирас” һәм 3 нче урында “Строитель” командалары.

Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре  җитә. Теләче урта мәктәбе укучылары бик теләп Яңа ел бәйрәмнәренә хазерләнә. Укучылар мәктәп тирәсендә  кардан искиткеч сыннар ясыйлар. Алар барлык балалар  һәм  өлкәннәр  кунелендә бәйрәм алды шатлыгын тудыралар.

                                                                          

Әлмәттә бүген капремонттан соң ,3 нче поликлиника ачылды. Аны ачуда ТР Президенты Рөстәм Миннеханов, сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, район башлыгы Айрат Хәйруллин катнаштылар.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава шартларының бозылуы хакында кисәтә.

 

“Россия вертолетлары” холдингы Дәүләт транспорт лизингы компаниясе (ДТЛК) белән контрактны тормышка ашыру кысасында Казан вертолет заводында медицина тармагы өчен ясалган “Ансат” вертолеты тапшырылды. Машина Кострома өлкәсендә эксплуатацияләнәчәк. Бу вертолет 2017 елда контракт кысасында тапшырылган 6 очкычның соңгысы иде.

Вертолетлар “Россия Федерациясенең барып җитү кыен булган районнарында яшәүче гражданнарга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүнең үз вакытында гамәлгә ашырылуын тәэмин итү” өстенлекле проект кысасында сатылды. Контракт буенча, киләсе елда ДТЛК 29 машина алачак.

Иң яңа медицина модуле белән җиһазландырылган “Ансат” пациентларны план нигезендә ташырга гына түгел, ә пациентның хәлен өзлексез күзәтеп торырга, аның организмының яшәү өчен мөһим функцияләрен сакларга, кирәк булганда, махсуслаштырылган медицина ярдәме күләмендә интенсив дәвалау уздырырга да мөмкинлек бирә.

  Тат.Бүләр авыл китапханәчесе якташ язучыбыз Фәтхулла Абдуллинга 80 яшь тулу уңаеннан "Якташыбыз иҗаты" дип аталган телдән журнал үткәрде.

ТРның дәүләт хезмәтләре порталында авыр йөкләрне күчерү буенча хезмәтләр яңартылган.

 

2017 елның 21-22 декабрендә Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы белән Татарстан Республикасы социаль-икътисадый мониторинг Комитеты эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча уртак йомгаклау киңәшмәсе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International