ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2017 ел
җомга

Директорлар советы быелның тугыз ае эчендә бюджет үтәлешен карады һәм 2018 елның гыйнвар аена һәм беренче кварталына бюджетны раслады.

Ташлыяр авыл мәдәният йортында үзешчән театр коллективы тарафыннан Р.Назарголованың "Кәләш алам" комедиясе сәхнәгә куелды. Тамашачылар комедияны бик җылы кабул иттеләр.

20-22 декабрь көнне, “Волга” яшьләр үзәге базасында “Балалар оешмасы Киңәшмәсе” утырышы узачак...

ТР Фәннәр академиясендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышы «Татарстан Республикасында ашыгыч медицина ярдәме. Чынбарлык һәм перспективалар» дигән видеоконференция тәртибендә узды.

Җиңүчеләргә бүләкләр «ТАТМЕДИА» җәмгыятенең йомгаклау коллегиясе вакытында тапшырылды.

22 декабрьдә ИТ-Паркта 2017 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы иреклеләрен тантаналы шартларда бүләкләделәр.

Гимназия №1

Губаева Диана lV ступень

Зайцев Андрей lll ступень

Ибрагимова Эльвина lll ступень

Исмагилов Рамиль lll ступень

Капилов Артур lV ступень

Орлова Виктория lll ступень

Рахимов Айдар lll ступень

Ханнанова Яна ll ступень

22 декабрьдә энергетика тармагы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәләр.
Безнең көнкүреш тормышыбызны бүгенге көндә төрле электр приборларыннан һәм җайланмаларыннан башка күз алдына китереп тә булмый. Шуңа күрә электр энергиясен халыкка тоткарлыксыз бирү Спас районы электр челтәрләренең төп бурычы булып тора. Оешмада эшләүче бригадир Леонид Федоров та моны бик яхшы аңлап эш итә. Леонид Геннадьевичтан тыш, бригада составына тагын өч электромонтер керә. Алар кулланучыларны электр линияләренә тоташтыру һәм өзү, автоматлар, изоляторлар алыштыру, җиде йөз километрдан артык сузылган шәһәр һәм район электр линияләренә хезмәт күрсәтү белән мәшгуль.

Татарстан Президенты Россия Президенты Владимир Путинга алданган өлешчеләр һәм проблемалы банклар хезмәтләреннән кулланучылар проблемаларын хәл итү турында сөйләде. Очрашу Мәскәү Кремлендә узды, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.

Иске Элмәле мәктәбенең кызлар командасы инде өченче ел КЭС-БАСКЕТ чемпионатының төбәк этабында икенче урын алалар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International