ЯҢАЛЫКЛАР


5
гыйнвар, 2018 ел
җомга

2018 елның 5 гыйнварендә Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә беренче бала тууы теркәлде. Александр һәм Екатерина Пименовлар гаиләсендә Илья дөньга килде. Яшь гаиләнең тагын бер балалары бар – кызлары Ксюша. ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле ата-ананы уллары тууы белән котлап, гаиләгә ныклы сәламәтлек, иминлек телиләр.

Рантамак авыл клубында 3 январь көнне  балалар өчен "Чыршы янында кунакта" дип исемләнгән әкият- тамаша күрсәтелде. Соңыннан балалар Кыш бабай белән Кар Кызына үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.Һәм чыршы тирәли җырлап әйләнделәр.

  Үзәк балалар китапханәсендә балалар язучысы  Ә.Бикәнтәеваның тууына 105 ел тулу уңаеннан әдәби чара узды.

31 декабрь коннэрендэ Рангазар авыл жирлегенен Рангазар ,Рантамак  авыллары мэдэният йортында  яна - 2018 елны каршылау мэдэни чаралары узды

      Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә  5-нчы гыйнвар көнне  яңа 2018 нче елның беренче гаилә пары теркәлде. Бәхетле кияү белән кәләш – 2018 нче  елга беренче булып гариза тапшырган һәм актлар китабында 1 нче номер астында теркәлгән Зөлфәт  һәм  Миләүшә   Шакировлар.

Бүген Боровое Матюшино авылында Россиянең сноукайтинг буенча «Оранжевый ветер - 2018» II Кубогы кысаларында үткәрелүче җилкәнле спорт буенча бөтенроссия ярышлары старт алды.

5 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен  Яңа ел чыршы бәйрәме оештырылды. Балалар белән иҗат үзәге, Игелек үзәге хезмәткәрләре күңелле уеннар, ярышлар оештырдылар.

Район Советының утырышлар  залында район Советының өченче чакырылыш 26 нчы утырышы үткәрелә.

Беренче гыйнвардан айлык минималь хезмәт хакы 9489 сумны тәшкил итәчәк.

Әлмәтлеләрнең күпсанлы мөрәҗәгатьләре нәтиҗәсендә 4 нче автобус маршруты схемасына үзгәрешләр кертелде.

Ул хәзер түбәндәгечә йөриячәк: Герцен («Мәшгульлек үзәге» тукталышы) – Сөләйманова – Совет – Р.Фәхретдин – Индустриальная – Базовая – Шевченко – Җәлил – Белоглазов – Радищев – Бигаш – Әминов – Ленин – Төзүчеләр проспекты – Объездная - Агропоселок – Петуховка – Техснаб һәм киредән шул маршрут буенча. 3 ПАЗ автобусы 35 минут интервал белән хезмәт күрсәтәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International