ЯҢАЛЫКЛАР


5
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Россиядә еллык инфляция Үзәк Банкның максатчан күрсәткече 4%ка 2018 елның икенче яртысында кайтачак. Бу хакта S&P халыкара рейтинг агентлыгының Россия буенча өлкән икътисадчысы Татьяна Лысенко җиткерде.

2018 елның 5 гыйнварында Балык Бистәсе район узәгендә 3 яңа гаилә туды. Бу елның иң беренче пары – Ахметзяновлар Илдус - Камиля.  ГХАТ булеге җитәкчесе Миляуша Зарипова яшь гаиләгә матур теләкләр теләп истәлекле буләкләр тапшырды.  Яшьләрне әти-әниләре, дус-туганнары котлады!

31 нче декабрь көнне Мишә авыл җирлегендә, барлык авыл клубларында да, бәйрәм чаралары оештырылды. Кичәләр авыл үзешчәннәре катнашындагы концерт номерлары һәм тамашачы белән кызыклы уеннар белән үрелеп барды. 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 33 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 9 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән. Каралтыда– 4 янгын, торак секторда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.   

Бәйрәм көннәрендә кулҗтура һәм ял паркында кеше хисапсыз булды.

“Россиядәге хайваннарның сирәк төрләре һәм аларның яшәү тирәлеге” фотоконкурсында катнашуга заявкалар кабул итү башланды. Конкурсның максаты - сыйфатлы фотография чаралары белән илебезнең кыргый табигате матурлыгын киң аудиториягә җиткерү һәм проблемалы урыннарны күрсәтү: хайваннарның сирәк төрләренең популяцияләрен һәм аларның табигый яшәү тирәлеген саклап калу, аеруча саклана торган табигать территорияләре эшенә булышу, Россия WWF табигать саклау иициативаларын алга этәрү һәм Россия Федерациясендә экотуризм темасына игътибар җәлеп итү.

Яңа ел алдыннан Чистай «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында театральләштерелгән яңа ел тамашасы узды.

 

Түбән Кама «Балкыш» социаль приюты тәрбиячесе Ираида Мадиярова приют карамагындагы балаларның хоккей белән шогыльләнүе турында сөйләде.

 

«Ачык һавада кыш көне балаларга зур шатлык китерә», - ди Питрәч “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында белгечләр.

 

 

Иске Салавыч авылында яшәүче Шәмсеруй Мөхәммәтгали кызы Шакирҗановага 1 гыйнвар көнне 95 яшь тулды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International