ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бу боз юлы өченче булып рәсми рәвештә ачылган боз кичү. Кичү арасы 3 200 метр. Кичүдә уртача боз калынлыгы 30-35 см, а чистә калынлыгы — 25 см; бу 2 тоннадан артык булмаган автотранспорт хәрәкәтенә мөмкин. Кирәк булганда боз трассасы кардан чистартыла. Иминлек өчен кичүдә коткару чаралары бар.

17 нче январьда ТР Идел буе физкультура Академиясендә Министрлыкның 2017 нче елга йомгаклау коллегиясе узды. Президиум составына  статс-секретарь Наталья Паршикова, Федераль агентство җитәкчесе урынбасары Роман Камаев, ТР премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы рәисе урынбасары  Римма Ратникова, ТР ның баш тренеры Ренат Тимерзянов, ТР ның спорт һәм яәҗләр министры Владимир Леонов, РТ спорт көрәше Президенты Экзам Губайдуллин керде.

"Күбәләк" балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркеме балалары физкультура эшчәнлегендә. Вакытыбыз бик күңелле үтә.

Татарстан "Идел елгасын саклау һәм аның пычрануын туктату" өстенлекле проектны тормышка ашыруда актив катнашачак. Проектта гомуми 16,7 млрд сумлык 29 чара каралган. Шуның 9,0 млрд сумы – Россия бюджетыннан, 6,5 млрд сум – Татарстан бюджетыннан һәм 1,2 млрд сум – бюджетка карамаган чыганаклардан. Максаты – 2025 елга торак-коммуналь хуҗалыгы комплексында 25 чистарту корылмасын үзгәртеп кору һәм төзү юлы белән ташландык күләмнәрен 60%ка кадәр киметү. 

2018 елның 16нчы январендә татар мәгърифәтчесе Ш.Мәрҗанинең тууына 200 ел тулды. Шул уңайдан Бәзәкә авыл китапханәсе мәктәп укучылары өчен чара үткәрде.

Әгерҗе районы "Нәүрүз" комплексына Венгриядән Голштин токымлы 123 баш сыер кайтарылды. Малларга ветеринар сертификат бирелгән. Бу төр маллар күп сөт бирүчеләр дип санала, безнең климатка тиз ияләшүчән.   

17 гыйнвар көнне Татар китапханәсендә “Бер очрашу – үзе бер гомер” дигән “Ядкарь” әдәби клубы утырышы узды.

ГАУСО “КЦСОН “Балкыш” МТЗ СЗ РТ Саба муниципаль районы” тернәкләндерү бүлегендә инструктор Даулетзянова Алия Фидаиль кызы тарафыннан “Скандинавская ходьба” технологиясе нигезендә кышкы чорда да социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре үткәрелә.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының 2017 елдагы эш йомгакларына багышланган коллегиясенең йомгаклау утырышында катнашты. Чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ТР буенча ЭЭМның өстенлекле бурычлары булып гражданнар иминлеген һәм иҗтимагый тәртипне тәэмин итү, җәмгыять урыннарында җинаятьләр санын киметү кала. 

 2018 елның 15 гыйнварында Кукмара районы Зур Кукмара авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты И.И.Бәдретдинов катнашында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр, хәмер продукциясен сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды, шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр буенча семинар-уку үткәрелде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International