ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин авыл хуҗалыгы проблемаларына нык игътибар итэ

Бүген Мөслим лицеенда “Ел укытучысы” Муниципаль конкурсының зона этабы утте. Барлыгы 8 укытучы мастер класс – класс һәм ачык дәресләр  күрсәтте.

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе узды. Төп тема – комитетның 2017 елдагы эшенә нәтиҗә ясау һәм 2018 елга куелган бурычлар.

Бу чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов докладында 2018 ел дәвамында Татарстан халкы өчен коммуналь хезмәтләргә тарифлар үсеше 4,2%тан югары булмаячак, дип хәбәр итте.

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә узган Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллегиясендә Татарстанда спорт өлкәсендә 2017 елга нәтиҗәләр ясадылар.

Алан авыл китапханәсе клуб белән берлектә балалар өчен күңелле уеннар һәм лоторея билетлары уйнатты.

"Татарстан-24" телеканалы җирле каналларның мөмкинлекләрен сизелерлек киңәйтте, диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында.

Россия Федерациясе җәмәгатчелеге, оешмалары һәм предприятиеларының киң даирәсен региональ һәм муниципаль хакимият органнары эшчәнлегенә тартуны максат итеп куеп, "РусРегионИнформ" Россия регионнарының төп интернет-порталы һәм "Россия икътисадый сәясәте" журналы редакциясе http://rusregioninform.ru/rating-events билгеле бер регионның абруен халык алдында күтәрүгә юнәлтелгән РФ субъектлары һәм муниципаль берәмлекләрендә уздырыла торган чараларның бөтенроссия рейтингын формалаштыра.

Бүген районның ЖКХ, төзелеш, энергетика һәм элемтә бүлеге башлыгы А.Московкин һәм Түбән Ослан авыл җирлеге башлыгы А.Шәйдуллин «Капо им.Горбунова № 12» бакчачылыгына барып бакчага керү юлларын тикшереп кайттылар.

Бакча балалары Шубан авылы китапханәсенә ,,Кышкы шигырь бәйрәмендә кунакта” булдылар.  Китапханәдә шигырь конкурсы үтте. Бакча балалары яна елга багышлап өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр. Кыш бабай калдырган бүләк китап  иң озын шигырь сөйләүчегә тапшырылды.  Шигырь бәйрәме беткәч балалар китапханәдә урнашкан кече музейда экскурсиядә булдылар. Бакчага йөрүче Хәния белән Әминәнең әтиләре үскән бала коляскасы балаларга аеруча ошады.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ведомство алдында торган бурычларның катлаулылыгы һәм күләме буенча хокук саклау органнары системасында аерым урын алып тора. Аның эш нәтиҗәлелегенә икътисад һәм социаль өлкә үсеше дәрәҗәсе, Татарстанның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге һәм башка факторлар бәйле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының 2017 елдагы эш йомгакларына багышланган коллегиясенең йомгаклау утырышында хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенге очрашу катлаулы геополитик вәзгыять шартларында уза. 2017 ел Россия Федерациясе өчен дә, шулай ук  төп икътисадый-социаль күрсәткечләр буенча республикада уңайлы динамика булуга карамастан, Татарстан өчен дә гади генә булмады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International