ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

                                                                 

Бүген Россия Президентын сайлаулар буенча сайлау кампаниясе чорында мәгълүмати-аңлату эшчәнлеге кысаларында Татарстан Республикасы ҮСК «Кадрлар резервы» Республика яшьләр проектында катнашучылар белән очрашу үткәрде.

Очрашуга проектның сайлап алу этабында җиңгән 150 кеше чакырылган иде. Үзәк сайлау комиссиясеннән (ҮСК) спикер сыйфатында аның Рәисе урынбасары О.В.Сквордяков чыгыш ясады.

 

Очраштык командасы «Теләче» һәм «Арктика» Буа шәһәре. Исәбе 14:1 командасы «Теләче» җиңү яулады.

Шул унайдан Айдар мәдәният йортында әлеге куренекле язучыларга багышлап мәдәният почмагы эшләнде.

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Лотфуллин З.Р. АХП” ҖЧҖендә терлекчелек тармагының 2017 елгы эшенә йомгаклар ясау һәм агымдагы елга бурычлар билгеләү буенча семинар-киңәшмә узды.

17 нче  гыйнвар көнне район балалар китапханәсендә  Теләче урта мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары  «Карлсон, который живет на крыше», «Старик Хоттабыч», «Приключения Тома Сойера и Гекльберри Финна» мультфильмнарын карап кайттылар. Легендар әсәрләрне экранлаштыру аша яшь китап укучыларның игътибары юбиляр - әдәбиятчыларның иҗатына юнәлтелде,  шулай ук әсәрләр  популярлаштырылды. Соңыннан балалар белән бергәләп күрсәтелгән фильмнар һәм әсәрләргә чагыштырмача анализ ясалды.

20 январьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Нюрнберг процессына багышланган дәрес үткәрелде. Тарих укытучысы Хөсәенова Р.Г. үз чыгышында укучыларны Халыкара хәрби трибуналның иҗтимагый әһәмияте белән таныштырды. Дәрес барышында балалар “70 елдан соң Нюрнберг процессы” дигән документаль фильм карап, әлеге вакыйга буенча үз белемнәрен ныгыттылар.

Бүген 5 номерлы шәһәр хастаханәсенә максатчан юнәлеш буенча укуны узучы Яр Чаллы медицина көллияте студентлары килеп киттеләр. Быел алар озак көтелгән дипломнарны алачак һәм хезмәт эшчәнлекләрен 5нче номерлы шәһәр хастаханәсендә башлаячаклар. Учреждениедә булачак медикларны структур бүлекчәләре белән таныштырдылар, өстәнлекләр, эш шартлары, карьера үсеше турында һәм хезмәткәрләрне кызыксындыру программалары турында сөйләделәр.

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды. Анда катнашучылар ведомствоның 2017 елдагы эшчәнлеге хакында фикер алыштылар һәм 2018 елга бурычларны билгеләделәр.

Киңәшмәдә ДБУ "Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина катнашты.

Татарстан Республикасы Прокуратурасында коллегиянең киңәйтелгән утырышы узды. Республика җитәкчеләре катнашында ТР Прокуратурасы органнарының узган елгы эшенә йомгак ясалды, 2018нче елда законлы- лыкны һәм хокук тәртибен ныгыту буенча бурычлар билгеләнде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International