ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Иске Гришкин авылы китапханәсендә кыш фасылының иң популяр герое “Кар бабай көнен” (“Праздник Снеговика”) билгеләп үттеләр.

Казан шәһ. 21нче номерлы шәһәр сырхауханәсенең эше белән Татарстан башкаласына килгән General Electric вәкилләре таныштылар. Шәһәрдә иң зур сырхауханәнең яңа бинасы буенча баш табиб Айрат Зиатдинов экскурсия үткәрде. Сырхауханә консультатив-диагностика үзәге принципы буенча эшли һәм ул республикада шундый форматтагы беренче сырхауханә, ул дөнья стандартлары буенча 950 көндәлек килү мөмкинлеге белән оештырылган.

Роспотребнадзор Татарстанда грипп буенча кайнар линия ача

Прокурор бюджет акчасына кул сузучыларның штраф, кисәтү белән генә котыла алмаячагын әйтте

19 гыйнвар көнне Район  хәрби комиссар Васил Вәлиев,  район башкарма комитеты  җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, Балтач шәһәр  җирлеге башкарма комитеты  җитәкчесе Илдар Габдрахманов былтыр көзге чакырылышта китеп, бүгенге көндә Киров өлкәсенең Мирный бистәсендә хезмәт итүче 24 райондашыбыз белән күрешеп, аларның хәлләрен  белеп кайтты.

Архивлар ТАССРның 100 еллыгына әзерләнә

Иске Богады авылы китапханәсе, танылган балалар шагыйре Хакимҗан Халиковның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Иң яхшысы –балаларга!”дип исемләнгән әдәби кичә уздырды.

Мөслимдә хоккей яратучылар арасында турнир үтте

 Россия дәүләте өчен 18 нче гыйнвар истәтекле көн булып  санала. Олы Мишә урта мәктәбендә, 19 нчы гыйнвар көнне узган тәрбия сәгатендә, бу көн искә алынды. Тарих укытучысы Газизуллин Р.Ә. 5-8 нче сыйныф укучыларына Ленинград блокадасы вакыйгалары турында,  презентация аша, мәгълүмат бирде. Блокада күп югалтулар белән генә илгә тынычлык китерде. Аларның батырлыклары безнең күңелдә мәңге сакланыр. Геройларга мәңгелек дан!

19нчы гыйнвар көнне Теләче 2 нче балалар бакчасының  мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре белән берлектә “Аленушка” балалар бакчасында кунакта булып кайттылар. Алар үзләренең  яшьтәшләренә  А.Алишнын “Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр” әкиятен сәхнәләштереп курсәттеләр, татар һәм рус телендә күмәк җырларын башкардылар, эстрада биюләрен биеделәр. ”Аленушка” балалар бакчасына йөрүче балаларга һәм эшчеләренә тамаша бик ошады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International