ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 24 гыйнварында  “Батыр” спорт комплексында “Теләче” балалар яшүсмерләр спорт  мәктәбе  авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы  Миңнегали Сафин призына 2002 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр арасында  көрәш буенча район беренчелеге үткәрде. Ярышта барлыгы 95 яшь көрәшче катнашты.

  15 еннән – 21 январьга кадәр Мәскәү шәһәрендә фигуралы шуу буенча Европа чемпионаты – 2018 узды. Хатын-кыз шуучылар арасында чемпион титулын Ижевск шәһәре кызы 15 яшьлек татар кызы Алинә Заһитова алды.

21-24.01.2018 Казан шәһәрендә биология фәненнән укучылар өчен үткәрелә торган Рәсәйкүләм олимпиаданың регион этабында Мөслим гимназиясенең 10нчы сыйныф укучылары Фәхертдинова Айгөл һәм Зиязова Миләүшә (укытучылары – Бариева Л.Ф.) призлы урынга лаек булдылар.

20 гыйнвар көнне Ямбулат авылы китапханәсендә "Ул - туган як җырчысы" дип исемләнгән Габдулла Тукай иҗатында туган якка багышланган шигырьләр буенча әңгәмә үткәрелде. Бу әңгәмә туган табигатькә мәхәббәт тәрбияләүгә багышланды.

Киров авыл китапханәсендә Ш.Мәрҗәнигә багышланган "Бөек фикер иясе" дип аталучы чара үтте.

Шул уңайдан 23 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә бөек язучы – Лев Николаевич Толстойның тууына 190 ел тулуга багышланган «Л.Николаевич- писатель, мыслитель, пророк» исемле  китап күргәзмәсе төзелде һәм буклет эшләнде. Күргәзмәдә авторның китапханә фондында булган әсәрләре тәкъдим ителде. Әлеге күргәзмә белән китап укучылар 2018 елның ахырына кадәр таныша алачаклар.

Мәллә Тамак авылы җирлеге китапханәсендә район китапханәләре хезмәткәрләренең семинары үтте.

Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов катнашында узган чарада әүвәл 2017 елда терлекчелек өлкәсендә куйган эшкә нәтиҗә ясалды, алдагы көннәргә бурычлар билгеләнде.

25 гыйнвар көнне Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Заманча этносәнгать залында Уфа рәссамы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Флюр Исмәгыйлевның “Мишар Фельдери легендалары” күргәзмәсе ачыла.

Кыш көне татарстанлыларны чангыда йөрү, чанада, тимераякта шуу төрләрендә шатлыклар гына түгел, ләкин туңу, ә кайчак өшү кебек куркынычлыклар да көтәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International