ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе – уеннар.  Ул нәниләргә шатлык китерә,  өлгерлек, җитезлек, кыюлык, тапкырлык кебек матур сыфатлар тәрбияли дөньяны танып белергә өйрәтә. Бакчабызда яшь үзенчәлекләрен искә алып  төрле сюжетлы-ролле уен почмаклары булдырылды.

“Регина” кунакханә комплексында рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ һәм республика олимпиадасының йомгаклау этаплары узды.

23 января 2018 года в МБОУ «Узякская СОШ» Тюлячинского района для учащихся 8 - 11 классов проведен учебный курс для школьников в сфере защиты прав потребителей. Специалист отдела развития и координации внутреннего рынка Арского территориального органа Госалкогольинспекции РТ рассказала школьникам о действии и правоприменении Закона РФ «О защите прав потребителей», об основных потребительских правах, сроках удовлетворения требований потребителей, о порядке предъявления претензии в случае нарушений прав потребителей, а также о том, куда можно обратиться за помощью для защиты нарушенных прав.

23-25 гыйнварда Казан федераль университеты Лев Толстой исемендәге филология һәм культура ара коммуникацияләр институтында “XXI гасырда әдәбият белеме һәм эстетика” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак.

2018 елның 22 гыйнвар көнендә “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы узәге белгечләре «Тату гаилә» дип исемләнләнгән программа кысаларына таянып гаиләдә тәрбия алымнарын ачыклау максатыннан әти-әниләргә «Ялларыгыз ничек уза?» дип аталган тест үткәрелде.

2018 елның 22 гыйнвар көнне “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы узәге белгечләре,  « Возьмемся за руки- друзья!»  дип исемләнләнгән программа кысаларына таянып, исәптә торган балалар  белән  унынчы дәресен үткәрделәр.

Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туган. А. Гыйләҗев — Татарстанның Г.Тукай һәм РСФСРның М.Горький исемендәге дәүләт бүләкләре, Татарстан язучылар берлегенең Г. Исхакый һәм С. Рәфыйков исемендәге әдәби премияләре иясе, Татарстанның, Россиянең атказанган сәнгәть эшлеклесе. Күргәзмәдә авторның китаплары, тормыш һәм иҗат юлы турында язылган мәгълүматлары урын алды.

 Күп итеп  яуган кардан сон Иске Икшермә,Татар Икшермәсе ,Түбән Өчнарат авылларындагы  юллар кардан чистартылды.Бу эшне “Мухаметшин”  фермер хуҗалыгы механизаторы Ибрагимов И.Ф. зур төгәллек белән башкара.-Иске Икшермә авыл җирлеге

Алар А.Алишның “Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр”әсәрен сәхнәләштереп күрсәттеләр, соңыннан концерт номерлары белән чыгышларын дәвам иттеләр. Аларның осталыкларына бакча эшчеләре дә, балалар да таң калып карап торды. Бу, әлбәттә, коллективның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Алга таба да балаларга зур уңышлар, ә Теләченең икенче номерлы бакча хезмәткәрләренә шундый сәләтле балалар, сабырлык, бетмәс-төкәнмәс энергия белән эшләүләрен теләп калабыз!

Мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр арасында үткәрелгән “Без Россия гражданнары” V Республикакүләм иҗади бәйгедә актив  катнашканы өчен Баландыш төп мәктәбенең 2 нче класс укучысы Тимербаев Раил Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов И.Ф кулыннан рәхмәт хаты алды. (Җитәкчесе Тимербаева Ф.Р)


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International