ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Узган чәршәмбедә район административ комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.

Яшел Үзән шәһәрендә “Бердәм Россия” депутатлары фракөциясе җитәкчеләре  җыелышы булып узды.

9. 11 нче сыйныф укучыларын йомгаклау аттестациясенә хәзерләү буенча  мәгариф бүлеге мәктәп җитәкчеләре һәм предметниклар белән сөйләшү уздырды.

25 нче январь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә кул эшләре буенча мастер-класс үткәрелде.

Татар Ямалы авыл китапханәсендә  күренекле татар шагыйре, драматургы Илдар Юзеевны искә алу кичәсе булып узды. 

Татьяна көнендә туташ һәм әфәнделәр Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегенә студентлар балына җыелды. Король белән королева дигән мактаулы исем алыр өчен үзара ярыш үткәрелде. Инде бишенче мәртәбә ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, урта гасыр дәверенә чумып, бик күркәм тамаша шаһитлары булды. Яшь туташлар һәм әфәнделәр бал киемнәрендә вальс әйләнделәр, төрле конкурсларда катнаштылар, матур сөйләү осталыкларын күрсәттеләр, мәхәббәт аңлаттылар. Балның короле һәм королевасы исемнәренә Казан милли тикшеренү технологик университеты филиалы студентлары Антон Белоногов белән Мария Моисеева лаек булдылар.

Әтәс  авыл  китапханәсе   «Йортларга – китап нуры” акциясенә  кушылып    өлкәннәрнең   өйләрендә  булды, аларга  китаплар    тәкъдим  итте.

25 гыйнварь көнне Сарман районы Илексаз авылында гомер кичерүче Зиятдинова Мияссәрә Насыйбулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән котлап, истәлек бүләге тапшырды. Район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миннеголов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов, авыл ветераннар советы рәисе Рәмзия Харисова да ветеранга иң матур теләкләрен ирештерделәр. Мияссәрә апаны хөрмәт итеп, балалары, оныклары кайтканнар иде. 

    25 январь көнне Ютазы районында яшәүче   Хөршидә Ярулла кызы Халимуллина гомеренең  100 нче кышын каршы алды. Ул буген матур котлау сүзләре һәм бүләкләр кабул итте. Юбилярны котларга аның 5 баласы, 11 оныгы, 12 оныкчыгы, күп санлы  туганнары, күршеләре һәм  ГХАТ хезмәткәрләре дә килде.

"Дакар-2018" ралли-марофон җиңүчеләре "КАМАЗ-мастер" командасы белән бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанда очрашты.

Очрашу Владимир Путинның Казанга эш сәфәре кысаларында узды. 

Владимир Путин белән "КАМАЗ-мастер" спортчыларын сәламләргә РФ Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин килде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International