ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының башкаласында эш сәяхәте белән Калуга өлкәсе делегациясе. Сәяхәтнең максаты - информацион сәламәтләндерү сферасында Татарстан тәҗрибәсе белән танышу. 

 

Район башлыгы Александр Никошин Иске Салманда дөньяга килеп, гомере буе шунда яшәгән һәм эшләгән Гарифулла ага Хәсәновны 90 яше тулу белән котлады. Ул ветеранга Россия Президентының котлавын да тапшырды, бүләк бирде. Бөек Ватан сугышы елларында үсмер килеш эшләп йөргән, намуслы хезмәте өчен шул чорда ук медаль белән бүләкләнгән Гарифулла аганы Иске Салман җирлеге башлыгы Фәнил Җәләлетдинов та котлады.

 

ТАНЕКО проектын гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга хәбәр итте. 

Исәкртик, Владимир Путин Казанда эш сәфәрендә. 

Ул Казанда видеоконференцэлемтә аша ТАНЕКО белгечләре белән (Түбән Кама шәһәре) сөйләште. 

Рөстәм Миңнеханов дәүләт җитәкчесенә ТАНЕКО проекты турында сөйләде, анда кертелгән инвестицияләр күләме, чималны эшәкртү тирәнлеге (99,2 %), эшкәртү куәте һәм башка кхрсәткечләр турында.

  25 гыйнвар көне православие дине календаре буенча җәфа җигүче изге Татьянага багышланган. Ул Рим Аллаларына буйсынмавы өчен җәзалап үтерелә, ә соңрак изгеләр рәтенә куела. 1755 елның 25 гыйнварында императрица Елизавета Петровна үзенең указы белән Мәскәү университетын оештырып җибәрә. Шул вакыттан башлап изге Татьяна Россия мәгарифен яклаучы булып санала башлый. Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге дә яшьләр бүлеге белән берлектә, шәһәребезнең алдынгы студетлары белән, "Татьянин день" дип исемләнгән студентлар балы оештырды.

    Бүген Биектау районы Пермяки авылында  яшәүче Михеева Анастасия Ефим кызына 90 яшь тулды. Аның озын гомере вакыйгаларга  һәм шатлыкларга бай булды: Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы авыр еллар, дүрт баланын икесен югалту. Хәзерге вакытта ул бәхетле ана, 5 оныкнын һәм 6 оныкчыкнын яраткан әбисе. Юбилей белән Анастасия Ефим кызын Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлады һәм бүләкләр тапшырды.

25 гыйнварда дәүләт хезмәтен күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатыннан, һәм гамәлдәге законнарны билгеләнгән вакытта башкару өчен, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе белгечләре авыл җирлекләре урынбасарларына семинар уздырдылар.

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш Агентлыгында Татарстан Республикасы бюджетына турыдан-туры килә торган чит ил инвестицияләре турындагы мәгълүматларны җыю процессы һәм исәпкә алу методологиясе мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә ДБУ "Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" инновацион сәясәт һәм функциональ анализ  бүлеге мөдире Р. И. Уразаев катнашты.

Сәфәр кысаларында республика муниципаль берәмлекләр җәмәгатьчелеге башлыгы авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

      Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда  2018 нче елның 25 январьда көнне 18 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды.  Бәйрәмне Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова  ачты. Шулай ук тантанада паспорт-виза хезмәте ветераны, № 2 полиция бүлеге Ветераннар советы председателе урынбасары З.К.Фомина, Үзәк, Комсомол һәм  Автозавод УФМС  бүлегенең белгеч-экспертлары  катнаштылар. 

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанда Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм программасы кысаларында төзелгән "Медицина Фәне Үзәге" региональ медицина симуляторлары инжиниринг үзәгендә булып китте. Әлеге инжиниринг үзәге, алдынгы фәнни һәм җитештерү оешмалары белән берлектә эшләп, югары технологияле медицина җиһазларын уйлап табарга, шул исәптән медицина манипуляцияләре ясау күнекмәләрне шомарту өчен медицина робот-симуляторлары уйлап табарга һәм җитештерергә мөмкинлек бирә.

Владимир Путин операция залындагы симуляторга аерым игътибар бирде, анда хирурглардан алып анестезиологларга кадәр табиблар бригадасы һәм ярдәмче персоналның эше роботларда шомартыла иде, шулай ук эндоскопия белән карау симуляторлары,  реанимация симуляторлары һәм педиатрия тәҗрибәсен шомарту өчен каралган роботлар да аның игътибарыннан читтә калмады. Сүз уңаеннан, "балалар" медицина симуляторларының Россиядә бердәнбер булган производствосы нәкъ менә "Медицина Фәне Үзәге" РИҮ базасында урнашкан.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International