15 февральдә Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында "Ачык ишекләр көне" узачак. Теләге булган һәркем республика территориясендә әйләнә-тирәлекне саклау, дәүләт экология күзәтчелеген гамәлгә ашыру, экологик куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләренә кагылышлы сораулар белән экологларга мөрәҗәгать итә алачак. Гражданнарга уңайлы булсын өчен Ачык ишекләр көне Министрлыкның барлык территориаль идарәләрендә дә узачак.
Спас районы Красный Вал авылында яшәүче Татьяна Басковага туксан яшь тулды.
Гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев , ветераннар советы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау хезмәте вәкилләре, туганнары һәм якыннары кайнар котлады.
Юбилярга традиция буенча котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырдылар.
Актаныш районы Каенлык авылы тыл ветераны Муллагалиева Фатима Муллагали кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Башлыгы урынбасары И.Бариев тапшырды.
Барлыгы икенче тармак үз эченә 12 станция алачак һәм беренчесеннән якынча 3 км озынрак була. Тулысынча Казан метрополитенының икенче тармагы якынча 2030 – 2050 елда төзеләчәк. Ул Пионерлар урамы һәм Компрессор заводы аша узачак", - диде ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе генераль директоры урынбасары, Андрей Захарченко. Барлыгы тармак үз эченә 12 станция алачак һәм беренчесеннән якынча 3 км озынрак була – 17,1 кмга каршы якынча 20 км,- дип билгеләп үтте ул. Икенче тармагының беренче өлешен төзү «Мега» сәүдә үзәге кертәчәк 1 млрд сумнан биш тапкыр кыйммәтрәк булачак. Калган акча республика бюджетыннан күчәчәк дип аңлатты Захарченко.
Видеконференцияне ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима уздырды.
Республика күләмендә “ Мин һәм Кызыл китап” исемендәге балаларның иҗади кул хезмәте бәйгесе чикләрендә, «Балтач» дәүләт тәбигый тыюлыгы белгечләре белән, 8 сыйныф укучыларында дәресләр уздырылды.
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты яшь галимнәре Руслан Ибраһимов һәм Рөстәм Мухаметрахимов Рәссәй Федерациясе президентының 2018-2019 елда яшь галимнәр арасында 1,2 миллион сумлык грант конкурсы җиңүчеләре булдылар. Грантлар ике елга бирелә. Үзләренең эшләрен шулай ук Татарстан Республикасы яшь галимнәре уңышлы тәкъдим иттеләр: К(И)ФУ 7 грант отты, КДАТУ — 2, КНИТУ-КХТИ һәм РФА КФҮ — 1.
2018 елның 25 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы Кама Аланында Кобяковлар гаиләсе мул туйларын билгеләп үтте.
Ике көн дәвамында Казанда "Бергә алга!" дип исемләнгән студент клубларының Бөтенроссия белем бирү форумы уза. Форумның "Татнефть Арена" боз сараенда узган мәдәни өлешендә катнашучыларны Россия Президенты Владимир Путин да сәламләде.