Теләче районы Кече Кибәхуҗа авылында яшәүче Хәлимә Мусина 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Аны гомер бәйрәме белән муниципаль район башлыгыИлдус Зарипов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Артем Галеев, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Кече Кибәхуҗа авылы җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин тәбрикләде. Алар юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын истәлекле бүләк тапшырып, тыныч тормыш теләделәр.
Бүген республикада «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» IV Медицина фестивале башланды. Бу мәктәп укучылары, КДМУ , абитуриентлары, студентлары, ординаторлар өчен масштаблы һөнәргә юнәлдерелгән чара. Фестиваль кысаларында факультетлар презентациясе, дәвалау учреждениеләре, КДМУ музейлары буенча экскурсияләр, шулай ук тренинглар, конкурслар, психологик тестлар үткәреләләр.
Татарстанның үзәк район хастаханәләренең эше белән бүген абитуриентлар танышты. Масштаблы һөнәргә юнәлдерелгән чара республиканың бөтен районнарында «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» IV Медицина фестивале кысаларында узды. Аның максаты – медицина хезмәткәрләренең күркәм һөнәре белән мәктәп укучыларын таныштырырга, аларның игътибарын тартырга.
Борды авыл җирлегендә халык җыены узды
Татарстан поселогы китапханәсендә «Сталинград сугышы -Өченче империянен җимерелүе»дигән темага батырлык дәресе уздырылды «Сталинград сугышы »дигән темага бай эчтәлектәге презентация ясалды ,эңгәмә узды
2 февраль көнне Татарстан поселогы китапханәсендә «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китап укыйбыз" дигән акции узды
1 февраля 2018 года в преддверии проведения выборов Президента Российской Федерации, библиотекари Татарстанской сельской библиотеки провели информационный час «Сделать выбор – твой долг и твое право» с показом презентации «Твое избирательное право».
Үргәагар авылында яшәүче Миңнегель апа Хәйретдиновага 90 яшьлеге уңауннан Россия Президенты Владимир Путин котлау открыткасы юллаган. Ил башлыгының тәбрикләү хатын юбилярга район җитәкчесе Александр Никошин тапшырды. Гомере буе районыбызда намуслы хезмәт иткәне өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерде, бүләк тапшырды. Тәбрикләргә авыл җирлеге башлыгы Әнвәр Рәхимҗанов, әбинең балалары, күршеләре дә кушылды.