ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2018 ел
шимбә

Сталинград шәһәрендә җиңүне билгеләп үтүне без декабрь аенда ук башлаган идек. Ул чагында бөек Ватан сугышы ветераны 3 дәрәҗә Дан ордены кавалеры Нуриев Рәфкат абый белән очраштык, аның фронт истәлекләре белән таныштык. Шундый батыр авылдашыбыз булуы белән чиксез горурлык хисләре кичердек.

 

31 гыйнвар көнне 3 тукайлы гаиләсенш Ана капиталына сертификатлар тапшырылды

Бүген «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» IV Медицина фестивале кысаларында Казан дәүләт медицина университеты, республиканың бөтен үзәк район хастаханәләре, Казанның әйдәүче дәвалау профилактик учреждениеләре татарстан мәктәп укучылары өчен ишекләрен ачты.

 

2017 елда Татарстанда 2 408,1 кв.м торак сафка куелган, шул исәптән Тукай районында -81  мең кв.м,680 йорт(шул исәптән 8 купквартирлы йортлар)

2018 елның 2 аенда  50 индивидуаль  йорт төзелгән,ул 5506 кв.метрны тәшкил итә

Кнәз авыл җирлегенең «Безне исегездән чыгармагыз, без Ватанны якладык» дип исемләнгән һәйкәл янында «Әфган: мәңгелек, кабатланмас батырлык» митингы үтте. Ул Әфган җирләрендә һәлак булган якташыбыз, үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Сергей Александрович Поповның туган көне уңаеннан оештырылды. 

 

Бордыдан 90 яшен тутыручы безнең юбиляр Анна Касакина Яковлевна

Новотрицкое авылыннан 90 яшен тутыручы безнең юбиляр Наҗия Таҗетдин кызы  Мохтарованы район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Закиров,авыл җирлеге башлыгы Рима Волкова котлады

  Общественная организация ветеранов боевых действий Тукаевского района участвовала в организации патриотического мероприятия.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Kohler (АКШ) компаниясе вәкилләре белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан ягыннан очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты. 

Искәртик, Kohler компаниясенә 1873 елда нигез салынган.

Республикада үтә торган «Ак халатлы фәрештәләр» - медицина хезмәткәрләре фестивале кысаларында Югары Ослан хастаханәсенә ачык ишекләр көне игълан ителде. Әлеге фестивальне Тр сәламәтлекне саклау министрлыгы һәм Казан Дәүләт Медиөина университеты оештыра һәм ул бик киң масштаблы профориентацион характер алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International