ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2018 ел
шимбә

Соңгы көннәрне болытлы һава, юеш кар, бозлы яңгыр, урыны белән буран  һәм бозлавык көтелә. Алдагы көннәрдә дә көчле җил һәм буран буласын искәртәләр.

Яр Чаллы - Әлмәт трассасында Әлмәт бүлеге инспекторлары атларны ветеринар документлардан башка гына ташу очрагына юлыга. Гаепле кеше административ җаваплылыкка тартылган. 

Буа районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Булат Шакуров халык җыены барышында Иске Борындык ветеринар пункты фельдшеры Геннадий Логиновка күп еллык тырыш хезмәте өчен Буа районы хакимиятенең Рәхмәт хатын тапшырды. 

Карабаш постында Әлмәт территориаль бүлеге ветеринар инспекторлары диңгез продукциясен ветеринар-санитар документлардан башка ташу очрагын ачыклый. Бу очрак РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы кагыйдәләрен бозу дип санала. Гаепле машина йөртүче административ җаваплылыкка тартыла. 

Баш дәүләт ветеринария идарәсе ветеринария инспекциясенең Казан территориаль бхлеге инспекторлары Казан шәһәрендә тиешле документларсыз гына елга балыгы сату очрагын ачыклаган. Документлары булмаган продукцияне сату тукталылган. Ветеринария кагыйдәләрен бозучы административ җаваплылыкка тартылган.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханеов бүген Архангельск шәһәре үзәгендә "Нур Ислам" мәчетенең ачылу тантанасында катнашты. Төбәкнең иҗтимагый тормышында истәлекле вакыйга Россия мөфтие шәех Равил Гайнетдин, Архангельск өлкәсе губернаторы Игорь Орлов, Архангельск шәһәре башлыгы Игорь Годзиш, Архангельск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рим Кәлимуллин, Архангельск шәһәре милләтләре Советы һәм төп диннәр вәкилләре катнашты.  

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Архангельск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Архангельск өлкәсе Губернаторы Игорь Орлов белән очрашты. Очрашу Архангельск өлкәсе Хөкүмәте йортында узды. Республика делегациясе Архангельскта «Нур Ислам» тарихи мәчетен ачуга багышланган рәсми тантаналарда катнашырга килде. Татарстан Республикасы делегациясе составында – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров, «А.М.Горький ис.Зеленодольск суднолар төзү заводы» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов.

2 февральдә Район Советының утырышлар залында муниципаль  район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, авыл хуҗалыгы Һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Валиев катнашында авыл хуҗалыгы бүлекчәләре җитәкчеләренең киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы тармагындагы эш торышы турында фикерләр алышынды һәм гыйнвар ае эш күрсәткечләренә йомгак ясалды.

Сталинград сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышлап Ленин мәйданында да бәйрәм чаралары оештырылды. Бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Светлана Лаптева, хәрби комиссар Ришат Сабиров, Сталинградтагы мәхшәрне үз күзләре белән күргән ветеран Любовь Ивановна Козлова чыгыш ясадылар. Үзешчән сәнгать осталары җырларын бүләк итте. Шушында ук эзләнүләр нәтиҗәсендә табылган солдатларның әйберләреннән күргәзмә дә оештырылган иде. Солдат боткасыннан да һәркем теләп авыз итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International