ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Сталинград сугышы турында  фактлар

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген ITS Forum-Kazan “Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуация үзәкләре” конференциясен уздыру һәм аңа әзерлек буенча оештыру комитеты  утырышы булды.

Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

2018 елның 8 февралендә “ТР Лаеш муниципаль районының мәгариф идарәсе” МКУ базасында Лаеш районының ТР мәгариф һәм фән министрлыгы ведомствосындагы һәм гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре белән планлы киңәшмә булды. Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар: чаралар планы, Лаеш районының гомуми белем бирү оешмаларында туклануны һәм иминлекне оештыру. Киңәшмәдә ТР Лаеш муниципаль районы башлыгы урынбасары Татьяна Петровна Борһанова һәм ТР Лаеш муниципаль районының социаль мәсьәләләр буенча депутатлар комиссиясе рәисе Новиков Анатолий Александрович катнашты.   

Бүген Дрезденның Техник университетыннан килгән алман делегациясе белән эшлекле очрашу барышында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Германия урманчылары белән 2013 елдан бирле хезмәттәшлек итә. Бүген яклар “Татарстан Республикасында урман плантацияләре булдыру һәм алардан файдалану “LesPlan” һәм “Татарстан Республикасында сабаклы имән белән вак яфраклы юкәнең катнаш утыртмаларын оптимальләштерү “OMSK” проектлары кысаларында ирешелгән нәтиҗәләр турында фикер алышты.

Әлеге проектларны тормышка ашыру өчен Татарстан очраклы рәвештә генә сайланмады. Чит илләрдәге коллегаларны үзенең барлыкка килгән төньяк-көнчыгыш чигендә яшь имән утыртмаларының үсеше кызыксындырды. Татарстан урманчылары өчен, үз чиратында, уртак проектларны тормышка ашыру имәнлекләрдә урман хуҗалыгы алып баруга, шулай ук усак белән каен кебек тиз үсә торган агач токымнары булдыруга кагылышлы тәҗрибә һәм белем уртаклашу өчен менә дигән мөмкинлек булды.

Министрлык җитәкчелеге урман хуҗалыгының фән өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне алга таба үстерүгә өмет белдерде, сынау өчен ясалган урман кишәрлекләрен Татарстан урманчылары күзәтеп торачак.

Рәсәй Президенты Владимир Путин бер тапкыр гына түгел, бу чемпионатта Рәсәй өчен бик мөһим катнашуын билгеләп үткән иде. Бу илнең рейтингын арттыра гына түгел, шулай ук чит ил коллегалары белән хезмәттәшлекләре белән уртаклашырга да мөмкинлек бирә. Бүген Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia)-2018 VI Илкүләм чемпионаты Финалында катнашу хокукына ярышларында йомгаклау этабында булды. «Каркас йорт төзүе» компетенциясе буенча эшлекле мәйданчык Казан төзелеш көллияте базасында оештырылды. Килгән Бөгелмә һәм Казан катнашучылары күнекмәләрен реаль җитештерү шартларында күрсәтә алдылар. Министр Ирек Фәйзуллин бөтен балаларга да һөнәри уңышлар, ә җиңүчеләргә – Татарстан Республикасы данын Чемпионатта лаеклы тәкъдим итүен теләде.

5-6 февральдә Әлмәт шәһәре Татарстан нефте 70-еллыгы исемендәге 25-нче мәктәптә “Ел укытучысы”, “Педагогик дебют”, “Иң яхшы татар теле һәм әдабияты укытучысы” номинациясендә Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы укытучылары катнашты.

3 февраль конне Иләбәр авыл клубында  ҖЧ “ПМК Мелиорация” оешмасынын еллык отчет җыелышы булып узды. Җәмгыять җитәкчесе үз чыгышында 2017 ел эшенә йомгак ясады ,  үз хезмәткәрләренең тырыш хезмәте өчен һәм үзара аңлашып эшләгәнгэ рәхмәт белдерде.Эзмә авыл җирлеге.

РФ Административ хокук бозулар кодексына бу үзкәреш турында бүген хокукны куллану практикасын гомумиләштерү һәм анализлау нәтиҗәләрен карауның ачык фикер алышуда республика эшмәкәрләре белеп алды. Киңәшмәне Татарстан Республикасының янгын күзәтү буенча баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев ачты.

Синоптаклар мәгълүматына караганда, 9 февральдә республикада томан көтелә. Урыны белән кар явачак. Һава температурасы төнлә -10..-14º, көндез -7..-10º. Юлларда бозлавык.

 Күгәш авылындагы фермер атлары


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International