ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

15 февраль көнне Казан шәһәренең Совет районы эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

 

8 февраль  көнне  Түке авыл китапханәчесе  балалар бакчасында  кычкырып  уку көне  оештырды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән Александр Шадриков Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләнде. Ул Чүпрәле муниципаль районы башлыгы иде.

6 нчы февральдән 8 нче февральгә кадәр Казан шәһәрендә узган рус төркемнәрендә укучы рус телле балалар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан оештырылган республика олимпиадасында Мөслим гимназиясе һәм Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары Эльвина Шамукаева - җиңүче, Юлия Исәнбаева призер булдылар. 

   Бөрбаш авылында  яшәүче Зарипова Мәйсәрә Каюм кызына 8 февраль көнне 90 яшь тулды.

НКО турында

1.Квартирага хокук рәсмиләштергәндә аның  документларының (объектны кертүгә рөхсәт, объектның адресы турында Башкарма комитет кәгазе) копиясен алып буламы?
Монда “Күчемсез милекне егистрацяләү” дигән 21.07.1997 N 122-ФЗ Федералҗ законны укырга һәм кирәкле документларны сорап Башкарма комитека гариза язарга кирәк.

8-10 февральдә Мәскәүдә VI Халыкара кышкы велоконгресс уза. Форумга 25тән артык илдән велоҗәмәгатьчелек лидерлары, шәһәрләр һәм төбәкләр администрацияләре, транспорт министрлыклары вәкилләре җыелды. Алар велоинфраструктура үсеше белән бәйле мәсьәләләрне, кышкы велотранспорт өчен инновация карарларын тикшерәләр.

 

8 февральдә Дөнья футбол чемпионатына хәзерләнү чикләрендә киңәшмә булды. Рәислектә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары эчке хезмәт полковнигы Таһир Кәримуллин булган. ДЧ-2018 үткәрү спорт объектларында мөмкин куркынычлыкларга карап, начар метеорологик күренешләр үтү, лоакль яну чыганаклары, төркемле хокук тәртибен бозулар килеп чыгу белән бәйле гадәттән тыш хәлләр һәм һәлакәтләр килеп чыгуның югары мөмкинлеге саклана.

9 февральдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International