ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

20нче февраль көнне Вячеслав Володин рәислегендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы пленар утырышлар залында «Цифрлы икътисадның үсеше һәм аны финанслауның хокукый шартларын формалаштыру» темасына парламент фикер алышулары булды.

2018 елның 27 февраленнән 2 мартына кадәр «Крокус Экспо» Мәскәү күргәзмә үзәгендә «Сөт һәм ит индустриясе 2018» Терлекчелек, сөт һәм ит җайланмалары һәм технологияләренең 16 нчы халыкара күргәзмәсе узачак.

РОСТО тирында (ДОСААФ) Ватанны саклаучылар көненә багышлап пневматик мылтыктан ату буенча район ярышлары үтте.

Tvil.ru Россия ял өчен торак броньлау сервисы Россия буенча февраль бәйрәм ялларында балалар белән сәяхәт итү өчен иң популяр шәһәрләрне билгеләде. Триместр системасы буенча укыткан мәктәпләрдә бу атнада каникуллар. 

 Рейтинг 2018 елның 22-25 февраль көннәрендә кунакханә, фатир һәм өйләр броньлау мәгълүматлары буенча төзелгән. Туристлар арасында Мәскәү, Сочи, Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород, Кострома, Коломна (Мәскәү өлкәсе), Бөек Новгород, Олонец (Карелия) һәм Бөек Устюг (Вологда өлкәсе) шәһәрләре Ватанны саклаучылар көне уңаеннан балалар белән сәяхәт итү өчен популяр булган топ унлыкка керделәр. 

 

21 февральдә Мәскәүдә IX Финанс форумы узды. Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина форумның пленар утырышында катнашты, анда төзелеш сегментында канунчыллык үзгәрешләре, регионнарда инвесторлар белән эш итү, ДХП һәм концессияләр буенча проектлар буенча уртаклаштылар.

       2018 елның 21 февраленә булган нәтиҗәләре буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектлар буенча Татарстан Республикасы эшмәкәрләре өчен, гомуми мәйданы 26 гектардан артык  34 җир кишәрлеге авыл хуҗалыгы җирләреннән төзелеш өчен яраклы категориягә күчерү буенча ТР Министрлар кабинетының 16 карары кабул ителде.

Шуларның:

  • Җир асты казылмалары өчен (нефть чыгару) – 12 карар;
  • Энергетика, элемтә, торба үткәргеч транспорты объектлары урнаштыру өчен – 4 карар;
  • Зират урнаштыру өчен – 1 карар чыгарылды.

2017 нче елда район административ комиссиясе физик һәм юридик затларны тирә-якны төзекләндерүне бозган өчен күп тапкыр административ җаваплылыкка тартты.

Бүген Владимир өлкәсе делегациясе медицина учреждениеләрендә «Татарстан Республикасының Электрон сәламәтлек саклавы» дигән Бердәм Дәүләт Мәгълүмати Системасын кертү һәм эш тәҗрибәсе белән таныша.

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама мунициципаль районына килде.   

Эш сәфәренең төп максаты – Түбән Кама мунициципаль районы Советының йомгаклау утырышында катнашу.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама мунициципаль районында вакытта «Түбән Кама күп юнәлешле үзәк район сырхауханәсе» ДАСУнең консультация-диагностика поликлиникасында булды.

Фатир, җир участогы, яисә гаражны рәсмиләштергәндә нинди документлар кирәк булуы соравы еш туа. Сезгә Росреестр порталындагы "Жизненные ситуации" сервисы ярдәмгә киләчәк. Бу турыда сайтның рус телендәге вариантында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International