ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Бу уңайдан тантаналы чара һәм концерт район мәдәният йортында узды. Ир-егетләрне  бәйрәм белән муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин котладылар, экран аша сәламнәрен төрле өлкәләрдә хезмәт куючы хатын-кызлар җиткерделәр. Район үзешчәннәре иң матур чыгышларын бүләк иттеләр.

21 февраль көнне Саба районына «КамАЗ-Мастер» командасы килде һәм алар лаеклы рәвештә  дөнья рейтингында алдагы урыннар да баралар.

   17 нче февраль көнне Березняк мәдәният йортында Әфганстанда хәрби хезмәттә һәлак булган ир-егетләрне искә алу, укучыларда әти-абыйларына карата горурлык, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү максатыннан  “Тирәнәя һаман яралар” дип аталган очрашу кичәсе үткәрелде. Кичә концерт номерлары, котлаулар, бүләкләүләр белән үрелеп барды. Соңыннан ветераннар чәй өстәле артында Әфган җирендә булган вакыйгаларны, иптәшләрен искә төшереп утырдылар.

Опека һәм попечительлек бүлегенең әйдәүче белгече Садыйкова Гүзэл Альберт кызы  «ТОП – 2018» республика күләм яшьләр профсоюз белем бирү форумында катнашты.

23-28 февральдә Россия башкаласында уртача температура нормадан 7-12 градуска кимрәк булачак.

Бүген Халыкара туган тел көне

Бүген, 21нче февраль көнне, Саба гимназиясендә “Халыкара туган тел” көне уңаеннан зур чара оештырылды.

Туган тел көне уңаеннан акция узды...

2018 елда республиканың аграр секторы үсешенең алдынгы алымы булып  шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү тора. Агросәнәгать комплексы кысаларында товар токымлы эре мөгезле терлекләрне һәм мини-фермалар төзелешен субсидияләү кебек мөһим сораулар бүгенге киңәшмәдә  каралды. Очрашуны район башлыгы Айрат Хәйруллин уздырды.

 

Бүген,  Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты эшлəре белəн идəрə итүче Бəдертдинова Дания Акраметдин кызы, Олы Кайбыч авыл җирлеге Башкарма комитеты җитəкчесе Сафин Рəмис Бəгдетдин улы, «Татарстан Республикасы буенча янгын сагы федераль хезмəтнең 8 нче отряды» ФДКУнең 115 нче янгын-коткару часте начальнигы Ибрагимов Дамир Рəшид улы, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн, Бөек Ватан сугышы ветераны Каюмов Гəйнетдин Сəлах улын 23 нче февраль -  Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International