ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2018 ел
җомга

Бүген, 2018 елның 2 март көнендә сәгать 15.00, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының утырышлар залында, Татарстан Республикасы Биектау районының аучылык биләмәләренә карата аучылык хуҗалыгы килешүнамәләрен төзү хокукына гаризалар кабул итү соравы буенча, даими эшли торган  комиссия киңәшмәсе узды.

2 нче мартта Зәй районының Иске Маврин һәм Сәвәләй авылы җирлекләрендә чираттагы халык җыеннары булды. Анда муниципаль район башлыгы Р.Г.Кәримов, аның урынбасары В.Г.Акатьев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, халыкка хезмәт күрсәтү идарәсе вәкилләре, участок полициясе һәм хакимиятнең җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Утырышларда узган елда авыл җирлекләрендә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды һәм алдагы елга куелган планнар каралды, күп санлы сорауларга турыдан- туры җавап алу мөмкинлеге булды.

Бүген Минзлә интернат мәктәбе бинасы янында ягъни Солдат бакчасында  балаларга чаңгыда шуар  өчен яктыртылган чаңгы трассасы ачылды.

Гражданнар 2018 елның 7 мартында иртәнге 9 да Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының тикшерү идарәсе Чистай районара тикшерү бүлегенең эш кабинетында, Татарстан Республикасы Алексеевск районы башкарма комитетында (адрес: Татарстан Республикасы, Алексеевск районы, Алексеевск ш.т.б., Павелкин урамы, 18 нче йорт) кабул ителәчәк.

2 нче март көнне Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Кама Тамагы урта мәктәбенең 4”А” класс укучылары өчен мастер-класс үткәрделәр. Балалар зур канәгатьләнү хисе белән әниләренә 8 нче март бәйрәме хөрмәтенә бүләк әзерләделәр.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Удмуртиягә гастрольгә җыена. 

2 нче мартта районда барлык мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр белән берлектә киңәйтелгән киңәшмә узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Г.З.Габдрахманова, министрлыкның бүлек башлыклары, белгечләр, район мәгариф бүлеге башлыгы С.А.Кузнецов катнашты. Киңәшмәне район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов алып барды һәм аңа тулы йомгак ясады.

Иртәгә, 3 мартта, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Минималь температура төнлә һәм көндез  -21..-23º, аязганда   -31º; максималь температура көндез  -8..-12º. Юлларда бозлавык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International