ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2018 ел
җомга

2018 елның язгы чорына ташкынга каршы чаралар планы нигезендә район үзәгендә юл кырыйларын кардан чистарту башланды.

Игътибар, җәмәгать! “Яңа гасыр” каналы “Талант” дип исемләнгән өр-яңа бәйге игълан итә! "Яңа гасыр"да үз тапшыруың турында хыялланасыңмы? Татар телен яратуыңны исбатларга телисеңме? Милли, креатив, заманча проектлар конкурсында син дә катнаш! Проектыңны "Яңа гасыр" каналына юлла!

2018 елның 1 мартыннан шәхси торак йортлар өчен “дача амнистиясе” тәмамлана. Бу хакта Росреестрның Башкортстан буенча идарәлеге искәртә. Мартка кадәр вакыт аз калды. Шулай да әлеге мәсьәләне кичектереп килүчеләр, бәлки, документларын теркәргә өлгерер.

Бакчабызда 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан әниләргә, әбиләргә, апаларга карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү буенча әңгәмәләр оештырыла, өлкәннәргә карата игътибарлыкларын арттыру өстендә эш алып барыла.  Тәрбияви чаралар белән беррәтән  8 март бәйрәменә әзерлек бара. Әниләргә бүләкләр ясала.

Кешелек дөньясы каршында хәзерге көннең иң куркыныч афәте – наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора. Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар урын алды.

Бәйрәмнең тарихы совет чоры белән бәйләнгән. 1917 елда Совет хөкүмәте, властька килгәч үк, катлаулы хәл алдында кала. Чөнки инде Беренче бөтендөнья сугышы башланган була. Илне дошманнардан саклау өчен 1918 елда Халык комиссарлары советы рәисе В.И.Ленин "Эшче - крестьян Кызыл Армиясе төзү" турында декрет кабул итә. Кызыл Армиягә һәм Кызыл Флотка үз иреге белән илне сакларга теләүче эшчеләр кабул ителә.  1917 елның 23 февралендә беренче тапкыр Кызыл Армия көне уздырыла. Тагын бер елдан нәкъ шул көнне Кызыл Армия Псков һәм Нарва янында немец гаскәрләрен җиңүгә ирешә.    1922 елдан исә әлеге дата рәсми рәвештә  Кызыл Армия көне дип игълан ителә. Шуннан соң ул ел саен билгеләп үтелә башлый. 1946 елдан 23 февраль "Совет Армиясе һәм Хәрби диңгез флоты көне" буларак бәйрәм ителә. Бары 2005 елдан гына әлеге бәйрәм "Ватанны саклаучылар көне" дип атала башлый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International