ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2018 ел
шимбә

Казанда VII Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утырышы булды.

       2 нче мартта “Акчарлак” спорт-сәләмәтләндерү компексында “Куйбышев исемендәге ремонт базасы” ябык типтагы акционерлар җәмгыяте хезмәткәрләре аерым төрдә ГТО нормаларын үтәделәр. Барлыгы 9 кеше катнашты.

Россиядә 2018 елда футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты™ алдыннан стадионнарның әзерлеге тикшерелә торган финал, ягъни җиденче операцион визит кысаларында 3 нче мартта FIFA һәм “Россия-2018” оештыру комитеты вәкилләренең уртак делегациясе “Казан Арена”ны карады.  

Казанда торакаль хирургия өлкәсендәге экспертлардан: РФА академигы, Краснодар күкрәк  һәм йөрәк-кан тамырлары хирургиясе үзәгенең директоры Владимир Порхановтан һәм Санкт-Петербургның баш торакаль хирургы Вадим Пищиктан – берничә күрсәтмә операцияләр узды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең татар авыллары үсешендә эшкуарлыкның мөһим ролен билгеләп үтте. Ул бу хакта VII Россия Федерациясе төбәкләренең һәм Татарстанның татар авыллары эшкуарларының бөтенроссия җыенында хәбәр итте.  

Татарстан Президенты фикеренчә, татар авылларына ярдәм итүнең төрле рәвешләрен эзләргә кирәк. «Сезнең кебек эшкуарлар булмаса, татар авылларының киләчәге булмаячак», – диде Рөстәм Миңнеханов, җыенда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. 

ТКҮРКПХ сайтында Түбән Камада һәм республиканың башка районнарында яшәүчеләр көн саен кешеләр сәламәтлеге сагында торучы хастаханә хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен калдыралар.

2 март көнне район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат” укучылары  белән “Туган телем-татар теле” дип аталган   тугәрәк өстәл уздырды. 

Арча үзәк китапханәсендә 12 егет һәм кызга паспорт тапшыру тантанасы булды. Аны Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең миграция бүлекчәсе хезмәткәре Гөлира Галләмова алып барды. Китапханәче Гөлназ Шакирҗанова укучыларны паспорт тарихы белән таныштырды, аның турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде.

       28 февральдә Тәмте урта мәктәбе базасында башлангыч класс укытучыларының зона семинары булып үтте. Семинарда Кама Тамагы район укыту оешмалары укытучылары белән берлектә Буа һәм Тәтеш районнарыннан килгән педагоглар да катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VII Россия Федерациясе төбәкләренең һәм Татарстанның татар авыллары эшкуарларының бөтенроссия җыенының пленар утырышында катнашты.

Чара «Корстон» КСККда узды. Анда Россиянең 40лап төбәгеннән 750дән артык эшкуар катнашты.

Утырыш башланганчы, Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Россия төбәкләреннән хәләл продукция һәм халык һөнәрләре товарлары җитештерүчеләрнең күргәзмә-ярминкәсен карап чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International